Уку елының беренче яртысында беренче сыйныф укучыларының дәресләре 35 минуттан озын булмаска тиеш, ә гыйнвардан аларның дәвамлылыгы 40 минутка кадәр озайтылырга мөмкин. Бу Россия Мәгариф министрлыгының методик тәкъдимнәрендә күрсәтелгән, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Документ нигезендә, сентябрьдән декабрьгә кадәр беренче сыйныфта дәресләр 35 минуттан, ә гыйнвардан майга кадәр 40 минуттан артмаска тиеш.
2–11нче сыйныф укучылары өчен дәресләрнең дәвамлылыгы 45 минут тәшкил итә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар 40 минут укый, диелә хәбәрдә.