Беренче сыйныфка баручы балада берничә прививка булырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.
«Без профилактик прививкаларның Илкүләм календаре кысаларында эшлибез. Баланың мәктәпкә керү яше — 7 яшь, ә Илкүләм календарьда каралган прививкалар 6 яшьтә ясала», — дип аңлатты Лопушов.
Шулай итеп, 7 яшьлек балага түбәндәге авыруларга каршы прививкалар ясалган булырга тиеш:
- дифтерия;
- столбняк;
- кызамык;
- эпидемик паротит;
- кызылча;
- туберкулез; пневмококк инфекциясе.
Эпидемиолог билгеләп үткәнчә, гриппка каршы сезонлы прививка ясату да артык булмаячак.