news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Беренче сыйныфка керү өчен гаризаны 1 апрельдән кабул итә башлыйлар

news_top

Мәктәптә беренче сыйныфка кабул итү өчен гаризалар кабул итү ике этапта узачак. Бу турыда «РИА Новости» Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.

«Россия мәктәпләрендә гаризалар кабул итү 1 апрельдән дә соңга калмыйча башланачак. Беренче этап 30 июньгә кадәр дәвам итә», – дип аңлатканнар ведомствода.

Документларны шәхсән тапшырырга, почта аша хәбәрнамә белән җибәрергә, шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки аның белән интеграцияләнгән төбәк платформасы аша да юлларга мөмкин.

Билгеләп үтелгәнчә, башта мәктәпкә беркетелгән территорияләрдә яшәүче гаиләләрнең гаризалары, шулай ук чираттан тыш яки өстенлекле тәртиптә кабул ителү хокукы булганнар карала.

Икенче этап 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр үтәчәк. Бу чорда документлар баланың теркәлү урынына карамастан кабул ителә. Кабул итү турында боерык биш эш көне эчендә чыгарыла, ә хәбәр ата-аналарга «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетка һәм күрсәтелгән почта яки электрон адреска җибәрелә.

Документы можно подать лично или направить почтой с уведомлением о вручении, а также через «Госуслуги» или интегрированную с ним региональную платформу.

Отмечается, что сначала рассматривают заявления семей, проживающих на закрепленных за школой территориях, и тех, кто имеет право на зачисление вне очереди или в приоритетном порядке.

На втором этапе, который пройдет с 6 июля до 5 сентября, документы на зачисление принимают независимо от места регистрации ребенка, а приказ о зачислении издают в течение пяти рабочих дней. Уведомление об этом поступит в личный кабинет на «Госуслугах» и на указанный родителями почтовый или электронный адрес.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар