Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Беренче профессиональ татар җырчысы, язучы, нәшир: Камил Мотыйгый турында кызыклы фактлар

Габдулла Тукайның замандашы – журналист, нәшир, җырчы һәм әдәби әсәрләр авторы Камил Мотыйгый тууына 140 ел. Габдулла Тукай әдәби музеенда аңа багышланган искә алу кичәсе узды. Камил Мотыйгый – бөек Тукаебызның остазы һәм укытучысы. «Интертат» Камил Мотыйгый турында кызыклы фактлар тәкъдим итә.

news_top_970_100
Беренче профессиональ татар җырчысы, язучы, нәшир: Камил Мотыйгый турында кызыклы фактлар
Владимир Васильев

Камил Мотыйгый (Төхфәтуллин) – күренекле дин әһеле, заманында Җаек (Уральск) шәһәрендә Кызыл мәчет имамы, «Мотыйгыя» мәдрәсәсе мөдәррисе булып эшләгән Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллинның (1840-1920) улы. Шулай ук ул ТАССРның беренче халык артисткасы Галия Кайбицкаяның (1905-1993) бертуган абыйсы да. Камил Мотыйгый һәм, гомумән, Төхфәтуллиннар гаиләсе Габдулла Тукайның (1886-1913) тормышында һәм иҗатында зур роль уйнаган. Кайбер әдәбият галимнәре фикеренчә, шул елларда Камил Мотыйгый белән аралашмаган, ул нәшер иткән газета-журналлар эшендә катнашмаган булса, Габдулла Тукай әдәбият мәйданына алай тиз генә кереп китә алмаган булыр иде.

Тормыш авырлыклары булуына карамастан, Камил Мотыйгый ХХ гасыр башында беренчеләрдән булып газета-журналлар нәшер итә. Саратов консерваториясе профессорлары ярдәмендә җыр сәнгатен үзләштереп, 20елдан артык гомерен татар сәхнәсенә багышлый. Аны татарның беренче эстрада җырчысы дип тә атыйлар.

Шуны исебездән чыгармасак иде: милли җанлы Камил Мотыйгыйның халкыбыз мәдәнияте тарихында үз урыны, мактаулы урыны бар.

Ленин эшләгән бүлмәдә Камил Мотыйгый татарча газета чыгарган

Бу хакта күпләр белмәгәндер. Хөкүмәт бинасында татарча матбугат чыгару турында хәзер хыяллану гына түгел, төшкә дә кермәс иде... Ә бу эшне Камил әфәнде булдыра алган!

КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин журналист һәм язучы Камил Мотыйгыйның Санкт-Петербургта Владимир Ленин эшләгән бүлмәдә «Ярлы халык» дип аталган татарча газета чыгарганын әйтте.

Фото: © Салават Камалетдинов

– Санкт-Петербургта Владимир Ленин җитәкчелегендәге хөкүмәт эшли, Ленин эшләгән бүлмәдә Камил Мотыйгый 1918 елда «Ярлы халык» дигән татарча газета чыгара башлый. Беренче саны 1918 елның 6 гыйнварында басыла, барысы 2 саны чыга. Нашире – Милләтләр эшләре комиссариаты, мөхәррире Камил Мотыйгый була.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе аңлатуынча, газета битләрендә Совет хөкүмәтенең беренче декретлары, илдәге сәяси вазгыять турындагы мәкаләләр урын ала. Кызыклы язмалар арасында – большевикларның мөселманнарга Коръәннең Эрмитажда саклана торган борынгы басмасын тапшыруы турындагы хәбәр. Газета чыгудан туктагач, укучыларга «Чулпан» газетасын җибәрә башлыйлар.

Соңрак Камил Мотыйгый Мәскәүдә Тышкы эшләр министрлыгының Көнчыгыш телләр буенча хөкүмәт составында тәрҗемәче булып эшли. Аннан соң ул Җаекка кайта. «Яңа фикер» газетасын чыгара башлый. Кайда гына булуына карамастан, газета чыгара. Аның бу вакыттагы эшчәнлеген исәпкә алып, Казахстан үзәк башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар», – диде галим.

Габдулла Тукай «Туган тел» шигырен Камил Мотыйгый җырлаган көйгә язган дип уйлыйлар

Габдулла Тукай остазы, журналист һәм язучы Камил Мотыйгый башкаруындагы Сәлим бай турындагы бәетне ишетеп, «Туган тел» җырын язган булырга мөмкин. Тукай әдәби музее хезмәткәрләре әнә шул фикердә.

– Сәлим бабайның кем икәнен белмибез, үзебезгә дә кызык. Камил Мотыйгый җырламаса, Габдулла Тукай, бәлки, бу шигырьне язмаган да булыр иде, дип уйлыйбыз. Тукай җырларны тыңларга һәм үзе дә җырларга яраткан, – диде Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина.

Ул, мисал итеп, тагын бер җырны китерде. «Ай, былбылым» җырының көен Урта Азиядән Камил Мотыйгый алып кайта, ә сүзләрен язучы, фольклор галиме Нәкый Исәнбәт яза», – ди Лена Тябина.

Татарстанның баш фольклорчысы Фәнзилә Җәүһәрова «Сәлим бабай көе»н «Сәлим бай бәете» дип атады.

– Бәет марш тибында башкарылган. Бәет текстыннан аңлашылганча, Сәлим бай – комсыз, саран бер бай кеше була. Бер кешене дә санламый, беркемгә дә игътибар итми. Аннары Аллаһы Тәгалә аның үзенә сынау җибәрә. Ул гомеренең соңгы көннәрендә кулларын алга сузып, мәчет каршына утырып, хәер сорашырга мәҗбүр була, бәеттә шул хакта сүз бара. Без бу бәетне Апас районында яздырып алган идек, – диде белгеч.

Татар эстрадасында беренче профессиональ җырчы

Менә монысы, дөрестән дә, яңалык! Эстрада йолдызлары бу хакта үзләре дә белә микән? Бу сорауны Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тә күтәрде.

– Камил Мотыйгыйны җырчы буларак та беләбез. «Туган тел»нең авторларының берсе дә Камил Мотыйгый. Татар эстрадасында меңнән артык җырчы бар. Татар дөньясында беренче профессиональ җырчы барлыгын беләләр микән? Ул – Камил Мотыйгый.

Камил Мотыйгый – беренче нәшир, журналист. «Журналистлар профессиональ эшчәнлегендә беренче татар журналисты кем соң ул, дигән сорау куя микән? Хәтта, телевидениегә Камил Мотыйгыйның нинди катнашы бар, дип сорау бирә алам. Ул чыгарган «Әл-гасрел җәдит» – беренче татар журналы, исеме «Яңа гасыр» дип тәрҗемә ителә. 100 ел элек бу исемне Камил Мотыйгый уйлап тапкан булган, – ди ул.

Камил Мотыйгый башкарган масштаблы эшне белеп бетермиләр, тиешенчә бәяләмиләр. Кемне генә алма: Мотыйгулла хәзрәт, улы Камил Мотыйгый, аларның балалары, оныклары – нәрсәгә тотынсалар да, эшлиләр. Берьюлы 4-5 юнәлешне алып баралар. Бу нәселне без бәяләп бетерә алмыйбыз. Алар алдында баш иям.

Нияз Акмал үз вакытында Камил Мотыйгыйга багышлап поэма иҗат иткән иде. «Ник дәшмисең, Кайбыч?» – дигән юллар бар анда. Без, хәлебездән килгәнчә, Камил Мотыйгый исемен күтәрергә тырышабыз, ләкин ул бездән генә дә тормый. Бу теманы татар дөньясының асыл шәхесләре күтәреп, зурларга тиеш. 150 еллыгын киңрәк масштабта үткәрә алырбыз, дип уйлыйм.

Рәмис Хәялиев 20 майда Кайбыч авылында Камил Мотыйгыйның 140 еллыгын, Галия Кайбицкаяның 118 еллыгын билгеләп үтәчәкләрен, анда туганнарын һәм җәмәгатьчелекне чакырып калуын әйтте.

Камил Мотыйгыйның әтисе Тукайның әтисе белән гаиләләрен ташламаска сүз бирешә

Мәгълүм булганча, Мотыйгулла хәзрәт Арча районы Кышкар авылы мәдрәсәсендә укый. Мотыйгулла шәкерт булганда, аның әти-әнисе инде вафат була. Кышкар мәдрәсәсендә Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалимов белән дуслаша. Билгеле, Мотыйгулла хәзрәт туган ягы Кайбычка еш кайтып йөри алмый, ял көннәре, бәйрәмнәрдә ул Кышкарда кала торган була.

Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалимов – уң якта. 

Фото: © Салават Камалетдинов

– Мотыйгулла хәзрәт: «Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалимов гаиләсенең миңа күрсәткән мәрхәмәтлелеген беркайчан да онытмам», – дип язган. Мөхәммәтгариф белән Мотыйгулла, бер-бер хәл була калса, бер-берсенең гаиләләрен ташламаска сүз бирешә, – диде Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина.

Мотыйгулла хәзрәт хатында: «Шигырьләр яза торган бер малай укырга килде, аның сәләте бар икәне күренеп тора», – дип яза. Нәкъ менә Мотыйгулла хәзрәт, иң беренче булып, Габдулла Тукайга шигырь төзелеше турында аңлатма бирә. Беркемгә билгеле булмаган Тукай Җаектан бөтен Россиягә танылган исеме белән Казанга кайтып китә. Җаекта ул «Китмибез!», «Государственная Думага» һ.б. шигырьләрен, «Шүрәле» поэмасын яза.

Мотыйгулла хәзрәтнең мирасын саклауда кызы Галия Кайбицкаяның роле зур була. Музеебызда басу машинкасы, Мотыйгулла хәзрәтнең сәгате, Камил Мотыйгый тавышы яздырылган пластинка, самавыр бар. Нәкъ шул самавырдан Тукай чәй эчкән.

Төхфәтуллиннар Тукайны да, Кариевны да театр дөньясы белән таныштыра. «Сәйяр» труппасы авыр хәлгә калгач, Җаек шәһәренә килә, акчалары булмый. Төхфәтуллиннар гаиләсе аларны сыендыра, Габдулла Кариевны ул Мәкәрҗә ярминкәсенә җибәрә. «Ильяс Кудашев-Ашказарскийны тап, ул синең талантыңны бәяләргә тиеш», – дип әйтә. Шуннан соң Габдулла Кариев танылып китә. Беренче спектакльләрне дә Камил Мотыйгый пьесалары буенча куялар, – диде Лена Ивановна.

Кайда торса, яшәсә – шунда татарча матбугат чыгарган

Камил Мотыйгый төрле урында яшәгәндә дә татарча газета-журналлар чыгарган. 1905 елның көзендә, Санкт-Петербургтан рәсми рөхсәт килгәнен дә көтеп тормастан, Мотыйгый «үз типографиясе»ндә «Фикер» газетасын, ә 1906 елның гыйнварыннан «Әл-гасрел-җәдит» журналын чыгара башлый. Шул ук елның июнендә татарча көлке-сатира журналы «Уклар»ны нәшер итүгә керешә. Шулай итеп, берүзе татарның «беренче карлыгачлары» саналган 3 басманы берьюлы нәшер итә.

Фото: © Салават Камалетдинов

– Камил Мотыйгый – журналист, нәшир, җырчы, ул – шулкадәр киңкырлы шәхес, – диде Фоат Галимуллин. – Габдулла Тукай үзенең матбугатта басылган беренче шигырьләренең берсендә XX гасырны «мәгърифәт гасыры» дип атый. Мәгърифәт гасыры итүчеләрнең берсе – Камил Мотыйгый. Ул мәгърифәт гасырын тудыра, шуны үстереп җибәрә, чөнки анда белем, мәгълүмат күп. Камил Мотыйгый кайда булса, яшәсә, шунда вакытлы матбугат тудыра.

Камил Мотыйгый зыялы, кешелек яшәешенең кагыйдәләренә туры китереп эшли торган Мотыйгулла хәзрәт гаиләсендә дөньяга килгән. Җаекта, рөхсәт сорап тормыйча, «Мәгариф» журналын чыгара башлый. Аны белеп алып, тыялар. «Әл-гасрел җәдит» кулъязма журналын да чыгара, анысын да тыялар. Чөнки безнең илебездә милли телләрдә вакытлы матбугат булдыру, милли телләрдә спектакльләр уйнау рәсми рәвештә тыела.

Камил Мотыйгый үзенең әтисендә – «Мотыйгия» мәдрәсәсендә белем ала, рус классында да укый. Мисырга барып, 2 ел укып кайта. 1902-1905 елларда Габдулла Тукай «Мотыйгия» мәдрәсәсе шәкерте булганда, анда дәресләр алып бара. Ул чор мәдрәсәләре өчен яңа булган, тирән һәм кирәкле фәннәрне укыта. Мәсәлән, мантыйк, яңа гарәп әдәбияты һ.б. Ул полиглот та булган, күп телләр белгән: татар, рус, төрек, гарәп, фарсы, үзбәк һ.б. Күп телләр белүе дә аның шул чорның мәгърифәтле кешесе итә, – ди ул.

Роман һәм пьесалар авторы

Газеталар гына чыгарып калмыйча, матур әдәбият әсәрләрен дә тудыра. Кызык! Укыйсы килә инде хәзер! Театр режиссерлары колагына: араларында Камил Мотыйгыйның кирилл графикасына күчерелеп бетмәгән пьесалары да бар. Бәлки, бер гасыр вакыт узгач, татар тамашачысы Камил Мотыйгый дигән драматургның театр сәхнәсенә кайтуын күрә алыр иде?

– Камил Мотыйгыйның «Бәхетле Мәрьям» дигән беренче романы 1903 елда Санкт-Петербургта басылып чыга. Бәлки, ул Петроградтан Казанга килеп җитмәгәндер, таралмагандыр. Шунда ук кырым татары Ильяс Бораганский оештырган басмаханәдә бер пьесасы да басыла. Аны да искә алмыйлар, – дип чаң сукты Тукай премиясе лауреаты, язучы, тәрҗемәче, галим Лирон Хәмидуллин.

– Камил Мотыйгый пенсиягә чыккач, тагын 3 пьеса яза. Аларын да телгә алмыйлар. Киләчәктә яшь буын аның әсәрләрен искә төшереп, кирилл графикасына күчерергә тиеш, дип уйлыйм.

1906 елда «Мөнкарыз» исемле хикәяләр тупламасы басылып чыга. Үз мөхәррирлегендә чыккан газета-журналлар тыелгач та, якын дусты Гали Мусин исеменнән нәшер ителгән «Яңа тормыш» газетасында аның «Төш күрү», «Төш юрау» исемендә сәяси памфлетлары басыла.

Шушы мисаллар җирлегендә Камил Мотыйгыйның XX гасыр башында ярыйсы ук актив язучы булганлыгын да танырга хаклыбыз. Әмма әлегә аның әдәби мирасы нигәдер барланмаган. Габдулла Тукай һәм Галимҗан Ибраһимов томнарында урын алган искәрмәләрдәге мәгълүматтан башка, XX гасыр әдәбиятына багышланган бер генә хезмәттә дә язучы Камил Мотыйгыйның исеме һәм әдәби хезмәтләре искә алынмый диярлек. Ни өчен алай эшләнә? Ул әсәрләрнең сыйнфый көрәшне чагылдырмавы сәбәплеме? Әллә соң әдәби эшләнешләре ягыннан йомшаграк булганлыктанмы?

Театр өлкәсендә Ильяс Кудашев-Ашказарский, Сәхибҗамал Волжская, Габдулла Кариев, Кәрим Тинчурин, музыкада Салих Сәйдәш, Солтан Габәши «беренче карлыгачлар» булган булса, вакытлы матбугатны тудыручы Һади Максуди, Фатыйх Кәрими, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый һәм бертуган Рәмиевләр белән бер сафка басардай шәхес итеп күзаллыйм Камил Мотыйгый-Төхфәтуллинны, – диде ул чыгышында.

Төхфәтуллиннар гаиләсе Габдулла Тукайга ачу тотмый

– Камил бабам Тукайны шәхес иткән. Әмма аннары аралары кискенләшә. Бу – Тукайның әсәрләрендә дә чагыла. Шулай да, безнең гаилә Тукайга ачу тотмый. Бабам горур, кызып китүчән булган, ә Тукай – бик гади. Холыклары туры килмәгәндер. Безнең нәсел – укымышлы, затлы, бай нәсел. Мәдрәсәләр тотканнар. Зур йортларда яшәгәннәр, – дип аңлатты Камил Мотыйгыйның оныгы Фәрхүнә Төхфәтуллина.

– Бабам бик тә мәхәббәтле, игелекле, шул ук вакытта энергияле кеше булган. Аның турында әти-әнием, Рәйсә апам җылы сүзләр әйтә иде. Әтием Дәүләт – опера җырчысы, театр факультетын тәмамлаган. Аларның барысының да тавышлары матур иде. Бабамны юкка гына халык «татар Шаляпины» дип әйтмәгәндер, – диде ул.

Камил Мотыйгыйның оныгы Владимир Төхфәтуллин дәү әтисенең алдынгы карашлы булуын билгеләп узды.

– Ул чыгарган газета-журналларда да яңа-яңа темаларга багышланган язмалар урын ала. Бу, әлбәттә, шәһәр җитәкчелегенә ошап бетми. Алар типографияне җимерергә тели. Бу вакытта Габдулла Тукай хәреф җыючы булып эшли, – диде ул.

– Камил бабамның хатыны Зарифә әби XX гасыр татар мөселман хатын-кызларыннан аерылып торган. Гаилә учагын саклаучы булуыннан тыш, ул бик тә белемле булган, бабамның фикерен хуплап торган. Камил бабамның әнисе Гыйзенназ абыстай, ире Мотыйгулла хәзрәт ярдәме белән, кыз балалар өчен махсус «Мәктәбеннас» мәктәбен ача, шунда сабак биргән, анда кызларны җырларга өйрәткән, кызлардан хор оештырган. Хорның репетицияләре Мотыйгулла хәзрәт йортында узган.

Мотыйгулла хәзрәт йортында әдәби-музыкаль кичәләр еш узган. Камил бабам җырлаган, Габдулла Тукай шигырьләре яңгыраган. Гаиләбез бик зур булган. Бәхеткә, мин ул мохитне тоярга өлгердем: Камил бабамның сеңелләре белән аралаштым. Мотыйгулла хәзрәтнең Җаектагы йорты хәзер татарлар җыела торган үзәккә әйләнде. Анда элек тә һәрвакыт алдынгы карашлы яшьләр җыелган. Ул йортка шәкерт булганда Габдулла Тукай килеп йөрергә яраткан, – диде оныгы Светлана Камай.

Камил Мотыйгый ни сәбәпле үзенә кул салу хәленә җиткән?

Журналист һәм язучы Камил Мотыйгыйның оныгы Фәрхүнә Төхфәтуллина дәү әтисенең фаҗигале вафат булуы турында сөйләде.

– Камил бабай 58 яшендә фаҗигале төстә вафат булган. Яңа татар бистәсе зиратында Тукай кабереннән ерак түгел җирләнгән. 1937 елда улы Хәмитне төрмәгә утырталар. Бабамны эшеннән азат итеп, партиядән чыгарып, пенсиясеннән мәхрүм итәләр. Журналлар чыгару өчен, Камил бабам акчалар алып, Зарифә әбинең бирнәсен саткан. Шуннан соң тавыш чыга. Һәм бабам фаҗигале төстә үлеп китә.

Мәгълүм булганча, Камил Мотыйгый үз-үзенә кул салган. Бабамның үз кулы белән язган хаты минем өйдә саклана. Шул хатны язганнан соң 1 ай узгач, ул вафат була. Бабамның кызу холыклы булуы безгә – нәсел дәвамчыларына да күчкән.

Тукай премиясе лауреаты, язучы, тәрҗемәче, галим Лирон Хәмидуллин Камил Мотыйгыйның улы – опера җырчысы Хәмит Төхфәтуллин белән очрашуда катнашканын сөйләде. Язучы әйтүенчә, Мотыйгый Хәмит Төхфәтуллинның кызы Надия фатирында үзенә кул салган.

Татар активистлары Камил Мотыйгый музеен дәүләт карамагына тапшырмакчы

Казахстанның Җаек шәһәреннән, «Ялт-йолт» сатирик журналы мөхәррире Әхмәт Урманчеевның туганы Наҗия Төхвәтуллина әйтүенчә, Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин һәм аның улы Камил Мотыйгый ярдәме белән Габдулла Тукай шагыйрь булып өлгерә.

– Бу хакта Җаек халкы бик яхшы белә. Габдулла Тукай Җаектан 1907 елда Казанга кайтып китә. Кайтып китәр алдыннан, ул «Казан» дигән кунакханәнең 13нче номерында яши. Мотыйгулла хәзрәтнең өендә дә күп тапкырлар була. Миңа ул бинада яшәп алырга туры килде. Хәзер без, бер төркем татар зыялылары, анда Габдулла Тукай музеен оештырдык.

Мотыйгулла хәзрәт яшәгән бинаның торышы яхшы хәлдә. Музей дәүләт карамагында түгел, аны татар активистлары яшәтә. Шәхси музейны Флюра Милликеева тота. Музейның дәүләт карамагында булуын сорыйбыз, – диде ул.

Татар энциклопедиясеннән:

Камил Мотыйгый (Үз фамилиясе Төхфәтуллин) 1883 елның 25 февралендә Уральск шәһәрендә (хәзер Казахстан республикасына керә) туа, 1941 елның 26 гыйнварында Казан да вафат була. «Мотыйгия» мәдрәсәсендә, 1900–1902 елларда Каһирәдә «әл-Әзһәр» университетында (Мисыр) укый. 1902–1907 елларда «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укыта, Г.Тукайның дөньяга карашы һәм аның шагыйрь булып формалашуында мөһим роль уйный.

1905–1907 елларда «әл-Гаср әл-җәдид», «Уклар» журналарын, «Фикер» газетасын нигезләүче, аларның нашире һәм мөхәррире, «Уралец» (1906 елдан – «Уральск көндәлеге») газетасының нашире. «Яңа тормыш» газетасын оештыручыларның берсе (1907–1909).

1909–1917 елларда концерт эшчәнлеге алып бара. 1917 елда хәрби хезмәткә алына һәм Петроградка Главпочтамтка контролёр булып җибәрелә. 1918 елда «Ярлы халык» газетасының мөхәррире. 1918 елның мартыннан Самара шәһәрендә «Киңәш» газетасы мөхәррире.

Самараны ак чехлар басып алганнан соң, Учредительләр җыены әгъзалары комитеты (КОМУЧ) хөкүмәте каршында чыгып килгән «Безнең фикер» газетасы белән хезмәттәшлек итә, шуның өчен соңыннан берничә тапкыр акгвардиячеләр белән эш йөртүдә гаепләнә. 

1919 елдан соң Уральск шәһәрендә «Ихтилял байрагы» (1919), «Яңа фикер» (1920) газеталары мөхәррире. Соңрак ВКП(б)дан чыгарыла.

1924 елдан Казанның «Гажур» нәшриятында консультант һәм ТАССР Халык мәгарифе комитетында тәрҗемәче, бер үк вакытта, 1925–1929 елда, концертлар белән чыгышлар ясый.

Беренче профессор татар эстрадасы башкаручысы; аның репертуарына халык җырлары, Г.Тукай, Н.Думави һ.б.ның шигырьләренә иҗат иткән үз җырлары керә. Нота грамотасын белмәү сәбәпле, революция чорында башкарган беренче җырлары 1919 елда Саратов шәһәрендә профессор Л.Рудольф тарафыннан яздырыла.

Татар халкы арасында «Ай былбылым» (Н.Исәнбәт шигырен Мотыйгый гарәп көенә сала) һәм Г.Тукай шигыренә язылган «Пар ат» җырлары киң тарала.

Г. Тукай (уңда) Камил Мотыйгый белән. 1905 Уральск. 

Фото: © Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100