news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Беренче мәхәббәтем

news_top
Беренче мәхәббәтем
Фото: © «Татар-информ»

Дамир – Ралинәнең беренче мәхәббәте. Яшен кебек тынгысыз, дөресен әйткәндә, шомлы да, ягымлы да ул Дамир. Мәктәптә барысы да аннан курка, ләкин шул ук вакытта аңа сокланмыйча булдыра алмый.

Ралинә беренче көнне сыйныфка кергәч, аңа каршы чыгып, кызлар көлә-көлә төрткәләп алды. Ралинә – яңа укучы, тыйнак, ул югалып калды. Шул мизгелдә ишек яңагына сөялеп торган Дамир кулларын кесәсенә тыгып, кырыс карашын шаяртучыларга ташлады.

– Кагылмагыз, – диде ул тыныч кына.

Шуннан соң Ралинәне беркем дә рәнҗетергә батырчылык итмәде. Чөнки мәктәптә иң көчле егеткә каршы барып була да, тик исән кайту билгесез – беркем дә тәвәккәлләмәде.

Еллар узган саен аларның арасы якыная барды. Башта – гади рәхмәт сүзләре, аннан – озатып кую, соңрак – кичке сөйләшүләр. Дамир башкаларга тупас булса да, Ралинәгә карата һәрвакыт йомшак, сак иде. Ул аның кулын каты итеп тотмас, тавыш күтәрмәс, хәтта шелтәләгәндә дә елмаеп әйтер.

Ләкин тормыш һәрвакыт әкияттән генә тормый. 10 нчы сыйныфта Дамирның әтисе төрмәгә эләкте, әнисе авырый башлады. Егет, гаиләсен карау өчен, төннәрен эшкә чыга, мәктәпкә арып килә. Әмма ул һаман да Ралинәне озатуын, аны кайгыртуын туктатмады.

Бер көнне кыз аның күзләрендә тирән караңгылык күрде.

– Синең хәлләр ничек соң, Дамир?

Егет елмаймакчы булды, тик елмаю чыкмады.

– Нормально, – диде ул гадәттәгечә. – Син борчылма.

Ралинә аның кулын сак кына тотты.

– Мин синең өчен борчылам.

Бу сүзләр Дамир өчен бик кадәрле иде.

Бераздан алар арасындагы мөнәсәбәт тагын да тирәнәйде. Әмма Дамирның тормышы гел киеренке хәлдә – әтисенә акча җыю, әнисен дәвалау, үзен саклау… Ралинәне бу караңгылыкка ияртеп кертүдән ул курыкты. Шуңа күрә бер төнне, озатып баргач, кинәт туктады.

– Ралинә… Мин сине яратам. Ләкин минем янга килмә. Мин сиңа бәхет бирә алмыйм.

Кызның йөрәге сызлап куйды.

– Нигә син шулай дисең? Без бергә булсак, барысын да җиңәрбез бит…

– Юк, – диде егет, карашын читкә алып. – Сиңа минем язмыш кирәкми. Мин… начар юлга кереп барам.

Кызның күзләре яшьләнде.

– Дамир…

Егет башын селкеде.

– Син – минем иң якын кешем. Шуңа күрә мин китәргә тиеш. Сине саклау өчен.

Бу – Дамирның соңгы сүзе иде.

Шул төнне Дамир юкка чыкты. Мәктәпкә килмәде, телефоны сүнде, хәтта дуслары да кайда икәнен белмәде. Ралинәнең йөрәге айлар буе сыктап торды, ләкин ул көтте. Чөнки Дамир – беренче мәхәббәт, беренче яклаучы, беренче югалту…

Бер ел үткәч кенә, язның җылы кичендә, Ралинә парк эскәмиясендә утырганда, аның янәшәсенә таныш тавыш ишетелде.

– Сәлам, Ралинә.

Кыз борылып карады – аның каршысында үзгәргән, күзләрен сагыш баскан Дамир тора иде.

– Мин кайтттым, – диде ул. – Үземне тәртипкә китердем. Хәзер мин синең янга йөри алам… Әгәр син һаман да көтсәң...

Ралинә елмайды – тыйнак, бәхетле, күптән көтелгән елмаю белән.

– Мин көттем, Дамир.

Егет аның кулын тотты. Бу юлы каты да түгел, куркып та түгел – ә ышанып һәм киләчәккә якты ният белән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар