Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Беренче контрактыннан исән-сау әйләнеп кайткан Илдар тагын бер контракт төзегән булган

news_top_970_100
Беренче контрактыннан исән-сау әйләнеп кайткан Илдар тагын бер контракт төзегән булган

Сарман районы Җәлил бистәсендә Садыйков (Садиков) Илдар Ильяс улын соңгы юлга озатканнар. Бу хакта район башлыгы Фәрит Хөснуллин үз аккаунтында хәбәр итә.

Илдар Садыйков 1983 елда Чаллыда туган, Мөслим районы Метрәй, Тойгелде мәктәпләрендә укыган. 2002 елда Сарман районына күченеп килеп, төзелештә эшли башлаган. 2023 елның маенда үз теләге белән махсус операциягә китә, 2023 елның октябрендә исән-сау контрактын төгәлләп кайта. 2024 елның 20 маенда тагын контракт төзи һәм укчы отрядта тупның төзәүчесе булып хезмәт итә. 10 көннән соң Авдеевкада барган бәрелештә 2024 елның 31 маенда һәлак була.

Илдар Садыйков Җәлил бистәсендә җирләнгән. Аны соңгы юлга озатырга район башлыгы, хәрби комиссар, якыннары, якташлары килгән.

«Батырларга мәңгелек дан... Алар турында хәтер мәңгелек...» – дип яза район башлыгы.

«Әй Аллам, еласаң да юк, акырсаң да юк. Кайбер бәндәсенә акыл кермичә, дөнья йөзендә тынычлык буласы юк. Бу хәсрәтне кайларга илтеп булмый»;

«Хәрбинең туганы Алсуның кайгысын уртаклашам. Ул аның өчен әни, апа, терәк булды. Тыныч йокы, Илдар», – дип язалар социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100