«Беренче кар яуганын көтәргә кирәкми»: машина тәгәрмәчләрен кайчан алмаштырырга?
Автоэксперт һәм автоюрист Дмитрий Славнов нинди һава торышы шартлары булганда машинадагы җәйге тәгәрмәчләрне кышкыларына алмаштырырга кирәклеген сөйләде. Аның сүзләренчә, беренче кар яуганын һәм тотрыклы салкыннар башланганын көтәргә кирәкми. Бу хакта «Радио 1» сайты яза.
Белгеч уртача тәүлеклек температурага карап эш итәргә куша. Температура тотрыклы рәвештә +5…+7 градуска кадәр төшкәч, җәйге тәгәрмәчләрне кышкыларына алмаштырырга кирәк. Бу чорда көндез юллар коры булса да, төнлә бозлавык барлыкка килү куркынычы бар.
Температура түбән булганда җәйге шиналар күпкә катырак була һәм юл өслегенә начар ышкыла. Нәтиҗәдә, тормоз юлы озыная. Бигрәк тә күперләр, юлүткәргечләр, уйсу җирләр һәм юлларның тизрәк суына торган күләгәле өлешләре аеруча куркыныч булырга мөмкин.
Белгеч сүзләренчә, кышкы тәгәрмәчләр кар һәм боздан йөрү өчен генә түгел, ә салкын һәм юеш асфальттан йөрү өчен дә туры килә. Шуңа күрә тәгәрмәчләрне алмаштыруны кар яуганчыга кадәр кичектерү киңәш ителми.
Кышкы тәгәрмәчләрне куяр алдыннан машина йөртүчеләргә протекторның нинди хәлдә булуын һәм аның таушалу тигезлеген, шулай ук шиналардагы басымны да тикшерү зарур. Кирәк булган очракта тәгәрмәчләргә балансировка ясарга киңәш ителә. Бу хәрәкәт вакытында вибрацияне һәм подвеска элементларына йөкләнешне киметергә булыша.
Октябрь автомобильне салкын сезонга әзерләү өчен туры килә, дигән Дмитрий Славнов. Тәгәрмәчләрне иртәрәк алмаштырып кую шиномонтажларда чиратта тормаска да булыша.
«Иң мөһиме барысына да әзерләнү. Аяк киемен дә иртәрәк әзерләп куябыз бит, ә кар яугач кына алырга бармыйбыз. Машина белән дә нәкъ шулай», – дип йомгаклаган ул.