«Беренче канал»да эшләгән Овсянникова читтән торып 8,5 ел колониягә хөкем ителде
Мәскәүнең Басман суды «Беренче канал»ның элеккеге мөхәррире Марина Овсянникованы 8 ел да 6 айга колониягә җибәрү турында хөкем карары чыгарды. Ул Россия Федерациясе Җинаять Кодексындагы 207.3нче маддәнең 2нче өлеше: кораллы көчләр турында дөрес булмаган мәгълүмат тарату эше буенча гаепләнде.
Овсянниковага шулай ук 4 ел дәвамында сайтларда административ вазыйфаларда эшләргә ярамый, дип хәбәр итте башкала прокуратурасы.
Хөкем читтән торып – «заочно» чыгарыла, чөнки ул Россиядән киткән. Аңа карата җинаять эше 2022 елның июлендә Мәскәүдә София яр буенда уздырылган пикеты өчен ачылган, пикетның фотосын ул «Telegram»да урнаштырган. Плакатта Украина балаларының үтерелүе турында сүзләр булган. Прокуратура моның өчен аңа 9,5 ел төрмә сораган.
Марина Овсянникова 2022 елның мартында, «Беренче канал»да туры эфиры вакытында, хәрби бәрелешләргә каршы плакат белән чыккач танылды. Август аенда суд аңа, Россия армиясе турында фейк таратуга бәйле рәвештә (РФ ҖК 207.3нче маддәсенең 2нче өлеше), өй аресты билгеләде. «Коммерсант» язуынча, журналист үзен гаепсез дип белдереп, сак чарасын үтәүдән баш тартты. Октябрьдә ул өй арестыннан Франциягә качты.