Татарстан Республикасының гамәлдәге Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк җитәкчесен сайлауларда беренче 0,11 процент беркетмәләрне эшкәртү нәтиҗәсендә, 91,10 процент тавыш җыйган. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне узды. Республика халкы Татарстан Рәисе өчен тавыш бирде.
Татарстан Рәисен сайлауда 4 кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Татарстанда сайлау участоклары ябылды.