Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Беренче һәм соңгы мәхәббәтем...»

news_top_970_100

Шәһәргә әкрен генә кичке эңгер-меңгер иңеп килә. Атнаның соңгы эш көне дә ахырына якынлашты. Күпкатлы йортларның тәрәзәләрендә дә берәм-берәм утлар сүнә башлады. Бары тик Дамирның бүлмәсендә генә һаман эш мохите хөкем сөрә. Әкрен генә документларын җыя-җыя, ир өенә кайтасы килмәгәнен тагын бер кат аңлады. Бер карасаң, хатыны ярата, кадерләп-кайгыртып кына тора, тик Дамирның йөрәгендә боз салкыны һәм бушлык иде. Мөгаен, Сәрияне беркайчан да яратмаганга шулайдыр ул. Бары тик 10 яшьлек кызы Азалия генә бердәнбер шатлыгы булды...

«Адилә, нишләп шулай соңга кадәр калдыгыз? Җомга бит бүген», – диде Дамир сәркатибенә.

«Менә җыештырырга булдым да, тоткарландым бераз. Ә сезгә кайтырга вакыт инде. Сәрия апа борчыладыр, көтәдер. Әй, хатыныгыз алтын инде, валлаһи, алтын! – дип авыр сулап куйды Адилә. – Менә сез генә соңгы арада гел соңга кадәр кала башладыгыз... Бөтен акчаны да эшләп бетереп булмый ул, ә гаиләгез азаплана. Сәрия апаны бөтенләй яратмаган кебек сез...»

«Яратмыйм, – диде Дамир көтмәгәндә, – һәм беркайчан да яратмадым...»

Адилә җитәкчесенең катлаулы язмышы турында белә, шуңа күрә әле дә кан саркып торган яраларына кагылырга теләмәде.

Балачагыннан ук чибәр булган Дамир һәрвакыт хатын-кыз игътибары үзәгендә булды. Тик ул һәрвакыт җитди иде һәм озакка сузылган мөнәсәбәтләре булмады. Хәтта дуслары ярату-мәхәббәт турында сөйләгәндә дә көлеп кенә куя иде, мәхәббәт аңа һәрвакыт ниндидер уйдырма булып тоелды. Әмма бу – беренче мәхәббәте Кадрияне очратканчы гына шулай тоелды. Кадрия аның беренче һәм бердәнбер мәхәббәте булды. Чем-кара чәчләре, карлыгач канатыдай кыйгач кашлары, мөлдерәп торган зур коңгырт күзләре Дамирның йөрәк түренә үтте. Автобус тукталышында шушы сылуны күргәч, Дамир тәмам югалып калды, кызарып чыкты, кыз янына ничек барып сүз катарга, танышырга белмәде. Шулай да, бар кыюлыгын җыеп, янына барды. Кадрия исемле бу гүзәл туташ журналист икән һәм башкалага эш буенча килгән булып чыкты.

Алар һәр көнне очрашты. Көндезләрен икесе дә эштә булса, кичләрен бергә уздырдылар, таңга кадәр шәһәр буйлап йөрделәр. 3 атна күз ачып йомганчы узды да китте. Дамирның Кадрияне үз яныннан бер минутка да җибәрәсе килмәде. Шулай да, Кадрия китте. Ә соңыннан алар сәгатьләр буе телефоннан сөйләште. Кадрия егетнең йөрәген телгәләде, һәм Дамир башын югалтып гашыйк булуын аңлады. Хәер, кыз да хисләрен яшермәде. Берсе анда, берсе монда булып, озак йөрмәделәр. Берничә айдан өйләнештеләр. Кадрия башкаладан Дамир яшәгән шәһәргә күченеп кайтты. Берникадәр вакыттан соң кызлары Азалия туды. Бәхетләренең иге-чиге булмады яшьләрнең. Дамир бизнес белән шөгыльләнде, үз фирмасын булдырды. Ә Кадрия кызын тәрбияләде, шәһәр газетасына анда-санда мәкаләләр язып торды.

Азалиягә 1 яшь тулгач, Кадрия үзенең начар чир белән авырганын белде. Бу хакта иренә ничек әйтергә белми азапланды. Йөрәге телгәләнде, ә акылы бу хәлгә ышана алмады. «Миннән башка ничек яшәрләр соң?» – дигән уйлар башын бораулады.

Ул сөйләшүне Дамир мәңге дә оныта алмаячак. Ул көнне Кадриясе ничектер башкача чибәр, серле иде, тик күзләренә ниндидер моң-сагыш, әрнү яшеренгән.

«Нәрсә булды, Карлыгачым?» – дип борчылып сорады Дамир.

Кара чәчле, кыйгач кара кашлы хатынына Дамир, яратып, шулай Карлыгачым дип дәшә иде.

«Беләсеңме... Миндә лейкемия таптылар... Дәвалануга шанслар бөтенләй юк диярлек», – диде хатыны.

Аның бу сүзләре Дамирның йөрәген меңгә телгәндәй булды.

«Алай була алмый!» – дип үз-үзен белештермичә кычкырды Дамир.

Тик мизгел эчендә үзен кулга алды, хәзер аңа көчле булырга кирәк иде, һич кенә дә бирешергә, төшенкелеккә бирелергә ярамый.

«Барысы да яхшы булачак, Карлыгачым! Мин сине ташламам!» – дип хатынының күзләреннән, иреннәреннән үпте, аны кысып-кысып кочаклады.

Соңыннан Кадриягә операция ясадылар. Ләкин хәле яхшырмады. Дамир берни дә эшли алмады – иң куркынычы шушы иде. Кадрия вафат булды...

Дамир нишләргә белми бәргәләнде. Нәни кызы белән шушы хәсрәт эчендә япа-ялгызы калды. Эшлисе дә, яшисе дә килмәде аның, бары тик кызының нәкъ әнисенекедәй күзләре генә яшәргә мәҗбүр итте.

Вакыт уза торды. Дамир кызына әни назы, әни җылысы кирәген яхшы аңлады. Бер туганы аны Сәрия белән таныштырды. Дамир Сәриянең аны, кызы Азалияне дә ихлас яратканын белә, аңлый. Әмма аның күз алдында – чем-кара чәчләр, карлыгач канатындай кап-кара кыйгач кашлар, мөлдерәмә коңгырт күзләр... Аның беренче һәм бердәнбер мәхәббәте, соңгы мәхәббәте – Кадриясе....

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100