news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Беренче баласын тапкан аналарга һәм әбиләргә «хезмәт хакы» түләргә тәкъдим иттеләр

news_top

Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов «Бердәм Россия» партиясе программасына төбәк башлангычын кертергә тәкъдим итте. Ул беренче бала тапкан аналарга һәм әбиләргә «хезмәт хакы» түләүне күздә тота. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, Киров өлкәсендә беренче бала тапкан аналарга түләүләрне ил буенча уртача хезмәт хакы күләменә кадәр җиткерү тәҗрибәсе гамәлгә кертелгән. Моннан тыш, май аенда өлкә Закон чыгару җыелышындагы «Бердәм Россия» фракциясе тәкъдиме белән тагын бер ярдәм чарасы эшли башлаган. Хәзер декрет ялына ана урынына әби яки бабай да чыга ала һәм шул ук күләмдә түләү ала.

Соколов билгеләп үткәнчә, мондый алым өлкән буынга яшь әти-әниләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә: яшьләр хезмәт эшчәнлеген дәвам итә, ә әби-бабайлар оныклар тәрбияләүдә катнаша.

Губернатор фикеренчә, бу тәҗрибә партиянең гомуми программасына кертелергә лаек.

Ул шулай ук, аның карашынча, чын сәясәт нәкъ менә төбәкләрдә формалаша, чөнки кешеләр хакимият һәм партия вәкилләре эшенең нәтиҗәләрен шунда күрә, дип белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар