news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Беренче бала тугач, гаилә ипотекасы ставкасын киметергә тәкъдим иттеләр

news_top

РФ Дәүләт Советының «Гаилә» юнәлеше буенча комиссиясе гаилә ипотекасы шартларын үзгәртергә һәм процент ставкасын гаиләдәге балалар санына бәйләргә тәкъдим иткән. Бу хакта ТАСС агентлыгына комиссия җитәкчесе, Мордовия башлыгы Артем Здунов хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәлә Россия Финанс министрлыгы вәкилләре һәм экспертлар катнашында тикшерелгән. Комиссия фикеренчә, һәр бала туган саен гаилә ипотекасы буенча процент ставкасы кимергә тиеш. Тиешле тәкъдимнәр инде Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән килештерү өчен җибәрелгән.

Хәзерге вакытта бер, ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен программаның мөмкин булган параметрлары карала.

Артем Здунов комиссиянең беренче бала туганнан соң ук ипотека ставкасын киметүне хуплавын әйткән. Әмма дифференцияләнгән ставканы кертү турында соңгы карарны Россия Хөкүмәте кабул итәчәк.

Комиссия җитәкчесе билгеләп үткәнчә, алар Россия төбәкләре позициясен тәкъдим итә. Төбәкләр һәм экспертлар фикеренчә, бүген гаилә ипотекасы үсешенә берничә фактор комачаулый.

Алар арасында:

торак бәяләре арту; беренчел кертем югары булу (ул 20 проценттан 50 процентка кадәр җитәргә мөмкин); ипотека ставкасының гаилә керемнәренә һәм балалар санына бәйле булмавы; чираттагы бала туганда ипотека бурычының бер өлешен гамәлдән чыгару мөмкинлеге булмау; гаилә ипотекасын икенчел торак базарыннан фатир сатып алуга куллану буенча чикләүләр. Тәкъдим ителгән вариантларның берсе буенча ипотека ставкасы балалар санына карап түбәндәгечә булырга мөмкин: беренче бала тугач — 6%; икенче бала тугач — 4%; өченче бала тугач — 2%; дүртенче һәм аннан соңгы балалар тугач — 0%, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар