news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Беренче бала тугач бирелә торган ана капиталы күләме арта

news_top
Беренче бала тугач бирелә торган ана капиталы күләме арта
Фото: © «Татар-информ»

2026 елда беренче бала тугач бирелә торган ана капиталы күләме 737 205 сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте РИА Новости Россия Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата булу, ана булу һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая.

Бала 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган яки тәрбиягә алынган булса, 2025 елда беренче бала өчен 690 266 сум күләмендә түләү алырга мөмкин.

«Россия Социаль фонды бюджеты проектында күрсәтелгәнчә, беренче бала туганда, ана капиталының күләме 2026 елда 737 205 сум булачак», – диде Буцкая.

Проект нигезендә, 2027 елда беренче бала өчен ана капиталы 766 693,3 сумга җитәргә мөмкин, ә 2028 елда – 797 361,03 сум тәшкил итәчәк. Бу күрсәткечләр Россия Социаль фондының 2026 ел бюджеты һәм 2027-2028 елларның план чорына караган федераль бюджет проектында теркәлгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар