Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Беренче ашыгыч ярдәм: инфаркт белән инсультны ничек аерырга

«Чирне дәвалаганчы, аны вакытында күреп, тоткарлау яхшырак», – ди табиб-кардиолог Динара Рахматуллина.

news_top_970_100

Йөрәк-кан тамырлары авыруы – иң куркыныч авыруларның берсе. Аларның төрләренә карап, дәвалану ысуллары да төрле. Бу хакта тулырак «Интертат» «ДМ клиника»сы кардиологы Динара Рахматуллина белән сөйләште. Табиб сүзләренчә, йөрәкнең сәламәтлеге нәселдәнлектән, дөрес яшәү рәвеше алып барудан һәм прививка ясатудан тора.

Фото: © Динара Рахматуллинаның шәхси архивыннан алынды

Сезгә гадәттә ничә яшьлек пациентлар килә?

35тән алып 70 яшькә кадәр.

Нинди симптомнардан соң кардиологка мөрәҗәгать итәргә кирәк?

Йөрәк ягында авырту сизсәгез, һәм шул авырту сул кулга, аркага, аскы казналыкка бирсә; сулыш кысса; йөрәк эшендә өзеклекләр тоелса, хәл бетсә; аяк шешсә; кинәт кенә ирен зәңгәрләнсә; кан басымы күтәрелсә – табибка күренергә кирәк.

Нинди диагнозлы кешеләр күбрәк мөрәҗәгать итә?

Мәсәлән:

  • Аритмия – йөрәк тибешенең дөрес булмавы: я бик тиз, я бик акыртын тибә.
  • Гипертоник авыру (гипертоническая болезнь)кан басымы арту белән бәйле йөрәк һәм кан тамырлары патологиясе.
  • Ишемик йөрәк авыруы (ишемическая болезнь сердца – ИБС) бу миокардның (йөрәк тукымасы) органик һәм функциональ яктан ялкынсынуы.
  • Йөрәк җитешсезлекләре (пороки сердца) йөрәкнең патологик үзгәрүе.

ИБС турында күбрәк сөйләгез әле.

ИБС (ишемическая болезнь сердца) коронар артерия стеналарында атеросклероз аркасында барлыкка килә (ул миокард канын тәэмин итә). ИБС үсеше куркынычын арттыручы факторлар: тәмәке тарту, стресс, югары кан басымы, шикәр диабеты, гиперхолестеролемия (кандагы холестерин (майга охшаган матдә) дәрәҗәсенең күтәрелүе).

Йөрәк авыруларын ничек ачыклыйлар?

ЭКГ, эхокардиография (УЗИ сердца), артериаль кан басымын тәүлек буе мониторинглау, йөрәк МРТсы, коронарография (кан тамырларын тикшерү) ярдәмендә.

Кайсысы әһәмиятлерәк?

Коронарография – йөрәк мускуллары кан тамырларын диагностикалауның иң төгәл ысулы. Ул җирле наркоз астында эшләнә. Артерияне тишеп, контрастлы матдә белән катетер кертелә һәм йөрәккә этәрелә. Монитор экранында табиб артерияләрнең үтемлелеген бәяли. Коронарография ашыгыч рәвештә миокард инфаркты булу куркынычы булганда үткәрелә.

Әгәр пациентның авыруы азган булса, нишләргә?

«Чирне дәвалаганчы, аны вакытында күреп, тоткарлау яхшырак» дигән гыйбәрәне ишеткәнегез бармы? Әгәр дә пациент кан басымын контрольдә тотмаса, кан басымының артуы гипертоник кризиска китерергә мөмкин. Беренче симптомнар булганда ук табибка мөрәҗәгать итү мөһим.

Ашыгыч ярдәм килгәнче пациентка нинди ярдәм күрсәтергә?

Әгәр кеше аңын югалтса, йөрәк-үпкә реанимациясен башларга кирәк: пациентны каты өслеккә салырга, күкрәгенә минутына 100-120 тапкыр басарга һәм, 15 тапкыр баскан саен, авызына параллель рәвештә һаваны өрергә. Ә кеше аңында булса, баш очын күтәреп калдырып, урын җиренә яткырырга кирәк. Тәнгә сылашып торган бөтен киемне салдырыгыз, тәрәзәне ачып, һава кертегез. Мөмкинлек булса, кан басымын һәм пульсын үлчәгез.

Кан басымы 120/80 нән дә түбән булмаган очракта, 1 доза нитроглициринны тел астына куегыз. 150/90 дән югары булса, 25 мг каптоприл бирегез. Әгәр пульс минутына 90дан артык булса, 10 мг анаприлин (1 таб.) яки 250 мг ацетилсалицил кислотасын чәйнәгез.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалыйм дип, спиртлы эчемлекләр эчүчеләр бар. Аның файдасы бармы?

Бөтендөнья йөрәк федерациясе экспертлары «алкогольнең куркынычсыз дозасы юк» дип раслый һәм аз күләмдә дә алкоголь эчү йөрәк-кан тамырлары системасына файда китерми. Бу – эчәргә сәбәп кенә.

Йөрәк авырулары нәселдән киләме?

Әлбәттә, нәселдәнлек зур роль уйный. Йөрәк-кан тамырлары авыруларына дучар булган кешеләргә зарарлы гадәтләр, артык авырлык, глюкоза контроле, гиподинамия, стресс, гиперхолестеролемия кебек факторлар куркынычын киметү мөһим.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләргә коронавирустан прививка ясатырга ярыймы?

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче пациентлар беренче чиратта прививка ясатырга тиеш. Контрагент –кискен авыру яки хроник авыруның көчәюе күзәтелсә, ярамый.

Инфаркт, инсульт, йөрәк өянәге бер-берсеннән ничек аерыла?

  1. Инфарктның билгеләре: аңны югалту, күкрәктә авырту, тизәйтелгән йөрәк тибеше, хәл бетү, көчсезлек, өзек-өзек сулыш алу.
  2. Инсультның билгеләре: йөзе, куллары һәм аяклары параличы, йөрү зәгыйфьлеге, уйлардагы буталчыклык һәм онытучанлык, күңел төшү һәм косу, тирләү, баш әйләнү, сөйләм белән проблемалар, кәкре елмаю.
  3. Йөрәк өянәгенең билгеләре: муенның сул ягыннан, карын, аркада авыртулар, сулышны тирән алып булмау, арта барган борчылу хисе, йөткерү.

Табибтан киңәшләр:

  • Физик күнегүләр ясагыз, күп хәрәкәтләнегез, саф һавада мөмкин кадәр күбрәк йөрергә тырышыгыз;
  • Начар гадәтләрдән арыныгыз: спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке тарту – йөрәкнең дошманнары;
  • Бөтен әйберне дә йөрәгегезгә якын алмагыз, стресс кичермәгез: эмоциональ киеренкелек вакытында йөрәк күпкә активрак эшли һәм гадәттәгедән 5 тапкырга тизрәк кан җибәрә;
  • Кан басымыгызны күзәтегез;
  • Дөрес тукланыгыз, чөнки артык авырлык йөрәк мускулына йөкләнеш ясый;
  • Глюкозаны, холестеринны контрольдә тотыгыз, алар инфарктка яки инсультка китерә;
  • Көненә 5 граммнан да артык тоз ашамагыз, ул организмда суны тоткарлый;
  • Кардиологка күренергә онытмагыз;
  • Рекламадан күреп, мөстәкыйль рәвештә дарулар эчмәгез.

Йөрәккә файдалы ризыклар: банан, сары җимеш, помидор, хөрмә, гранат, лимон, мүк җиләге, балан, суган, сарымсак, кызыл борыч, шпинат, кәбестә, петрушка, руколла, брокколи, чикләвек, зәйтүн мае, сөләйман балыгы, скумбрия , сельдь, эремчек һәм башкалар.

Баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуының һәм йөрәк өянәгенең (миокард инфаркты) төп билгеләре:

  • Битегездә, кулыгызда яки аягыгызда кинәт кенә сизгерлекне югалту (аеруча тәннең бер ягында);
  • Бер яки ике күзнең дә күрү сәләте югалуы;
  • Сөйләшү яки гади җөмләләрне аңламау;
  • Баш әйләнү, балансны яки координацияне югалту;
  • Кинәт кенә башланган интенсив баш авыртуы;
  • Күкрәктә озакка сузылган авырту (валидол белән нитроглицерин кабул иткән чакта да басылмый).
  • Сулыш кыса башлау;
  • Кан басымының кискен рәвештә төшүе.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100