Бердәнбер (Зөләйха Солтанова)
Дания туган шәһәренә биш елдан соң кайтты. Биш ел элек кыз бу шәһәрдән киткән иде. Чөнки Даниянең өзелеп яраткан, Алла урынына күргән, насыйп яры дип санаган Шамиле яшәгән шәһәрдә калырлык көче юк иде аның ул чакта. Чөнки ул аны ташлады.
Дөресрәге, ташламады, ә аерылышты. Болай гына, көтмәгәндә юкка чыгып түгел, ә барысын да җитди итеп аңлатты ул кызга. Ул вакытта Дания әле мәктәпне тәмамлап, институтка чит телләр бүлегенә укырга кергән генә иде.
Дания күзләреннән очкын чәчеп торган, аксыл чәчле, бик дәртле кыз. Яраткан Шамиле, аның күзләренә сокланып, «җәй төсендәге күзләр» дип әйтергә ярата иде.
Шамил кыздан олырак, аңа инде 26 яшь иде, төзелеш компаниясендә инженер булып эшли. Карьера турында, яхшы хезмәт хакы турында хыяллана һәм киләчәккә зур планнар кора иде ул.
Даниягә егет белән бик рәхәт булды. Шамил Данияне, туры мәгънәсендә, нәкъ нәни бала кебек кулларында гына күтәреп йөртте. Тәмле-тәмле туңдырмалар белән сыйлады, яңа чыккан кызыклы фильмнар, концерт-тамашалар карарга йөртте. Дания мондый чараларга үзе теләп мәңге барып җитә алмас иде әле.
Дус кызлары да Даниягә көнләшеп карый иде. Ә иң якын дусты Сәлимә берсендә бик оялып кына аннан сорап куйды.
«Дания сөйлә әле... ну ничек ул, теге ни инде... ир-ат белән якын мөнәсәбәтләрдә булу ничегрәк? Сез сакланасызмы?» – дип сорады Сәлимә, оялудан күзләрен аска төбәп.
Дания бөтенләй аптырап дустына карады.
«Безнең андый мөнәсәбәтләр юк бит... Ну берничә тапкыр үбештек инде. Син сораган әйбернең минем башка да килеп караганы юк әле...» – диде Дания үзе дә кыенсынып.
Сәлимә бурлаттай кызарып чыкты һәм башка бу турыда ләм-мим сүз кузгатмады.
Аның каруы, Дания уй дәрьясына чумды. Чыннан да, ул бит әле күптән түгел генә кайдадыр укыган иде: яшь ир-атлар өчен интим тормыш бик мөһим икән... Ә әдәпле гаиләдә, әти-әнисе һәм әбисе тәрбиясендә үскән самими кыз бала ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мондый мөнәсәбәтләр турында бары тик ишетеп кенә белә.
Берәр атна узгач, ул Шамил белән ипләп кенә бу хакта сөйләшеп карарга булды. Егетнең кылын тартып карыйсы килә иде аның: моңа ничек карый икән, Данияне бу мәсьәләдән бөтенләй дә берни аңламый торган сабый бала дип санамыймы... Ул ипләп кенә тиешле сүзләр табып сөйләде һәм егет ниһаять, аның тел төбен аңлады.
«Сиңа бу хакта уйларга иртәрәк әле», - диде Шамил ничектер кәефсез генә.
Ә бер атнадан ул кызны ташлап китте...
Бу вакыт Дания өчен коточкыч авыр булды. Беренче мәхәббәт утында янган, ихлас хыяллар дөньясында яшәгән кызга егет белән аерылышу әйтеп бетергесез авыр булды шул. Алар парк аллеясыннын бара иде, вак-вак кына яңгыр сибәли башлады, күк йөзен кара болытлар каплады. Ә Шамилнең әйткән сүзләре Даниянең күңеленә кара болыт булып ятты...
«Дания, мин сиңа авырлык һәм җан газабы китерүдән бик куркам. Син минем өчен бала гына, аңлыйсыңмы? Безнең арадагы мәхәббәтне син үзең уйлап чыгардың. Мин ул саф мәхәббәткә лаек түгел. Аннан үзең аңларсың әле. Син әле япь-яшь кыз бала. Гафу ит мине...» – диде Шамил.
Менә шулай аерылышты алар. Әмма озакламый Даниянең тормышында үзгәрешләр булды. Әбисе вафат булгач, әти-әнисе башка шәһәргә күченде һәм кызларын да үзләре белән алдылар. Ул вакытта Дания укуын ташлаган, Шамил белән аерылышканнан соң булган бик авыр депрессиядән дәвалана иде. Шуңа күрә ул башка җиргә күченеп китүне хәерле булыр дип санады.
Башка шәһәр, яңа тормыш саф һава кебек иде! Яңа институт, яңа дуслар... Әмма аларның берсе дә Даниянең күңеленә ятмады, берсе дә аның Шамиленә тамчы да охшамаган иде...
Ләкин барысы да артта инде. Менә ул кабат үзенең туган шәһәренә кайтты. Кабат теге парк буйлап атлый. Башында уйлар өермәсе. Нигә килде ул монда? Нәрсә табарга тели ул? Анымы? Ә нәрсә өчен?
Күптән түгел дусты Сәлимә аңа яңалыклар сөйләгән иде. Шамил өйләнеп бер ел да яшәмәгән, хатыныннан аерылган икән. Ә бәлки ул ярату-мәхәббәт, гаилә һәм җитди мөнәсәбәтләр өчен тумагандыр?
Даниянең бу шәһәрдә әбисеннән калган фатир буш тора. Менә Даниянең башы каткан: әти-әнисе яшәгән шәһәрдә эш табып калыргамы, әллә монда кайтыргамы?
Әйе, ул Шамилне очратырга тели иде, ул аны эзләде дә, әмма аның өе янына якын барырга курка иде. Парк буш, көз дә үзенкен итә, көне салкынча.
Менә алар аерылышкан аллея. Даниянең йөрәгенә энә чәнчегән кебек булды. Ул туктап калды. Кинәт таныш сын күзенә чалынды, аны ул беркем белән дә бутый алмый...
Парк коймасының теге ягында, тротуар буйлар Шамил атлый иде. «Шамил!» дип дәшкәнен Дания үзе дә сизми калды. Шамил дә аны күрде, елмайды, кулын болгады да парк капкасына таба йөгерде. Очраштылар!
Алар таңга кадәр йөрде, бер-ике тапкыр кофе эчтеләр һәм сөйләштеләр дә сөйләштеләр... Дөньядагы бар нәрсә турында да! Ә таң аткач, Шамилнең өенә кайттылар... Ниһаять, сөйгәне белән күпме көткән, хыялланган татлы мизгелләр кичерде Дания. Ул Шамилнеке!
Шамиле аның янәшәсендә ята, әмма ниндидер җитди проблеманы хәл итәргә җыенган кебек бик уйчан кыяфәттә иде. Бераз яткач Даниягә борылды да, пышылдады:
«Бәләкәчем, гафу ит мине. Мин болай эшләргә тиеш түгел идем...»
Әмма Дания бармаклары белән Шамилнең иреннәренә кагылды.
«Берни дә әйтмә. Буласы булды инде. Мин бәхетле», – диде егетнең иреннәренә үрелеп.
Дания ныклы карарга килде: ул монда калачак. Озакламый эш тапты, ә янәшәсендә яраткан кешесе. Башта барысы да искиткеч булды. Алар көн саен очрашты, һәр кичне бергә уздырдылар һәм көтмәгәндә тагын башка күсәк белән суккан кебек булды...
Дания балага узганын белгән генә иде, әмма Шамилгә әйтергә өлгермәде, нәрсәдер сизенгән кебек егет үзе сүз башлады.
«Дания, матурым. Мин гаилә өчен яратылмаган. Мин өйләнеп карадым инде, озакка чыдый алмадым. Гаилә тормышы минеке түгел, мин табигатем буенча ялгызак. Өйләнү минем планнарга керми, син бу хакта белергә тиеш», - диде Шамил.
Дания сөйгәненең күзләренә туп-туры карады.
«Кермәсә керми инде! Мин сине өйләнергә кыстамыйм. Ләкин шулай килеп чыкты бит... минем балам булачак. Мин бик бәхетле!» – диде Дания.
Шамил Данияне кысып кочты.
«Син минем өчен бу дөньядагы бердәнбер хатын-кыз. Мин сезне яратачакмын, гел ярдәм итәчәкмен, мин сине бала белән ялгызыңны ташларга җыенмыйм, ләкин...»
Шамил сүзен әйтеп бетерә алмады, аны Дания бүлдерде.
«Ләкин без аерым яшәячәкбезме? Мин сине дөрес аңладыммы?» – диде Дания.
Шамил берни дәшмәде, димәк, дөрес. Дания барына да риза иде. Үзләренең уртак балалары, өзелеп яраткан бердәнбере – Шамиле һәм үзе өчен барына да риза иде. Язмышына шулай язган икән инде, берни кылыр хәлең юк, килешергә генә кала. Ләкин менә әтисе белән әнисе генә... Алар кызларының бу карарын ничек кабул итәр икән?
Тугыз ай бер көн кебек кенә узды да китте! Дания малай тапкан көнне, Шамил аның хөрмәтенә салют аттырды. Бәхеттән балкыган әти кеше Данияне колачка сыймаслык зур букет белән каршы алды, ә кулындагы нәни төенчекне – улын шундый горур, вәкарь кыяфәттә күтәреп алып барды.
Ул улын һәм сөеклесен Даниянең фатирына алып кайтты, анда бала өчен бөтен нәрсә әзер иде. Һәм... башка алар яныннан китә алмады Шамил. Ул бөтенләй үзгәрде, күңел халәте үзгәрде, җаны наз-ярату белән тулып ташыды. Дания дә, Шамил дә искиткеч бәхетле иде.
Туйга Даниянең әти-әнисе дә килде, алар оныкларын күрергә бик хыялланды. Ниһаять, үзенең бердәнбер бәхетен тапкан кызлары өчен алар гаять шат иде.
Ә туйдан соң яшьләр Шамилнең әле генә ремонт ясалып беткән фатирына күченде. Һәм күпләр хыялланган, әмма тормышка ашыра алмаган, бәхет-сәгадәтле гаилә тормышында яши башладылар.