Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бердәнбер улымны саклый алмадым» – Мари җырчысы Татьяна Денисованың улы Украинада һәлак

news_top_970_100
«Бердәнбер улымны саклый алмадым» – Мари җырчысы Татьяна Денисованың улы Украинада һәлак
Фото: Татьяна Денисованың Вконтакте аккаунтыннан

Мари эстрадасының «йолдызы», күпсанлы халыкара конкурслар җиңүчесе, Мари Иленең атказанган җырчысы Татьяна Денисованың бердәнбер улы Иван Денисов махсус хәрби операциядә һәлак булган.

Иван Денисов – тимераякта чабу буенча Россиянең спорт мастеры. 2023 елның 19 октябрендә аңа 28 яшь тулган. Берничә көн узуга ул һәлак булган.

Иван Денисов күп еллар, Марий Эл республикасының данын яклап, спорт ярышларында катнашкан. Соңгы елларда тренерлык белән шөгыльләнгән. Ул 2 ел элек кенә өйләнгән, 2 баласы туган.

Россиянең тимераякта шуучылар берлеге сайтында аның, спортка соң килсә дә, үҗәтлек белән шөгыльләнеп нәтиҗәләргә ирешүе, укучылары бик хөрмәт иткән тренер булуын сөйләгәннәр. Дусты Сергей Иванның контракт төзеп китүе, Артемовск (Бахмут) юнәлешендә пилотсыз очкычлар опреаторы булуы турында сөйләгән. «Ул алгы сызыкта хезмәт итте, алгы сызыктагыларның барысы да – геройлар», – дигән дусты Сергей.

«Мин аңа: «Иң мөһиме – син исән кайт, – дип яздым». Әмма язмыш башкача хәл итте. Бездә: «Без барыбыз да – Ходай һәм «Хаймерслар» астында» дигән гыйбарә бар», – дигән Сергей.

Иванның икенче бер дусты – сабакташы – аны «кызыл зона»дан (ут астында булган җирләр) алып чыгуларын сөйләгән. «Күңелгә авыр. Әмма бераздан аңлыйсың – кеше шундый шартларда һәлак була, һичьюгы аның тәнен җиргә тапшырып була. Чөнки кешеләрне алып чыгып булмаган очраклар да бар», – дип сөйләгән аның сабакташы.

Иван Денисов белән хушлашуга йөзләгән кеше – Татьяна Денисованың иҗатын яраткан тамашачылар, Иван Денисовта тәрбияләнгән спортчылар килгән.

Татьяна Денисовага 58 яшь. Ул – бик күп популяр җырларны башкарган җырчы. «Син хак эш өчен яшәдең, минем яраткан кадерле улым. Мин сине яратам, минем лачыным, минем батырым. Мин һәрвакыт синең белән. Бердәнбер улымны саклый алмадым… Син дөреслек өчен идең. Мәңгелек дан сиңа, кадерле улым», – дип язган Татьяна Денисова.

Иванның туе

Татьяна Денисова улы белән

Иван Денисов белән хушлашу

Иван Денисовны «1 канал»дан да күрсәткән булганнар.

Татьяна Денисованың кайбер «хит» җырлары – «Танем, Танем», «Изи кайык», «Каенат».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100