
Тормышта барлыкка килгән проблеманы ничек итеп дөрес һәм белеп хәл итәргә? Сорауларга аерылышу һәм мирас мәсьәләләре буенча юрист Эвелина Пропустина җавап бирде, дип яза «Челнинские известия» газетасы.
Хатыным белән аерылыштык. Бердәнбер улыбыз бар, тик безнең килешү буенча, ул минем белән үсте. Улыма 12 яшь булганда, әнисе үлде. Улыбызга 1 бүлмәле фатир һәм зур суммада акча калдырды, улым аларны 18 яше тулгач куллана ала. Фатирны арендага бирдем. Тик 3 ай элек улым кисәк үлеп китте. Мин алга таба бу фатирны, акчаларны куллана аламмы? Әллә барысы да элекке хатынымның бертуганына күчәме? – дип кызыксына Сергей.
Әгәр васыятьнамә булмаган икән, улыгыз вафатыннан соң, сез бердәнбер варис буласыз. Хатыныгызның әнисе һәм бертуганы (улыгызның әбисе һәм апасы) варис булып саналмый. Сезгә нотариуска мөрәҗәгать итәргә һәм мирасны теркәргә кирәк.
Мин «гражданский» ирем белән аның әнисенең фатирында яшәдек. Ул мине анда теркәмәде. Мин авырлы вакытта ирем авариядә һәлак булды. Мин малай таптым һәм бала тудыру йортыннан кайнанам янына чыктым. Аның янында 3 ай яшибез, ул үзенең бердәнбер оныгын кабул итмәде һәм көн саен безне урамга куа. Ә минем барыр җирем юк: әти-әнием вафат, мин апа янында үстем. Бу хәлдә нәрсә эшләп була? Мин улымны иремнең фатирына яздыра аламмы? – дип сорый Елизавета.
Россия Гражданлык кодексының 20 нче маддәсе буенча, 14 яше тулмаган балигъ булмаган балаларының яшәү урыны булып аларның законлы вәкилләре – әти-әнисе, уллыкка алучылары яки опекуннарының яшәү урыны санала. Баланы үлгән әтисенең яшәү урыны буенча теркәп булмый, чөнки, үлгәннән соң, кешенең хокуклары һәм бурычлары, шулай ук аның юридик статуслары да, теркәлүе дә туктый. Бу очракта әни кешегә үлгән иренең әнисе белән уртак тел табарга һәм үзен теркәтергә кирәк. Һичьюгы вакытлыча теркәлү мөһим, ә соңыннан бу фатирда баланы теркәп булачак.
1,5 яшькә кадәр бала караган өчен пособиене иремә теркәргә булдык. Бу очракта эштә нинди гариза язарга кирәк? Һәм минем административ ял киләчәктә минем стажга һәм пенсиягә нинди йогынты ясаячак? – дип киңәш сорый Лилия.
Ирегезгә эшендә 1,5 яшькә кадәр бала тәрбияләү буенча ял алырга кирәк. Әгәр эш бирүчегез сезнең өчен Пенсия фондына взнослар түләп бара икән, пенсия өчен стаж исәпләнә.
Шәхси йортта яшим, гади веранданы кышка зурайтып, җылылык кертеп ясамакчы булам. Моның өчен нинди документлар кирәк? Миңа БТИга, газовикларга мөрәҗәгать итәргә кирәкме? – дип сорый Лидия.
Веранда төзү – йортны реконструкцияләү булып санала. Башта сез җирле администрациягә хәбәр итәргә тиеш. Хәзер шәхси торак төзелеше булган йортларны реконструкцияләүне хәбәр итүнең гадиләштерелгән тәртибе гамәлдә.