Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бердәнбер бала иде, хатыным башка таба алмый». Уфада өстенә телевизор төшкән бала үлгән

news_top_970_100
«Бердәнбер бала иде, хатыным башка таба алмый». Уфада өстенә телевизор төшкән бала үлгән
https://www.bashinform.ru/

Уфада 2 яшьлек малайны әти-әнисе бала караучыга калдырып китә. Әлеге хатын – Үзбәкстан гражданы. Сабый бала караучы өендә була. Шул чакта аның өстенә телевизор төшә, һәм бала һәлак була. Бу турыда «Башинформ» яза.

Әти кеше сүзләренчә, бала караучы хатынга 10 мең сум түли. «Без, эшләр өчен, бала караучы ялладык. Ул да Үзбәкстаннан. Интернетта таптык, баланы көн саен аңа илтеп калдыра идек. Ул көнне иртәнге 9да калдырдым, ул 11 сәгатьтә шалтыратты, улымның башына зур телевизор төшүен әйтте. Борыныннан, колакларыннан күп кан аккан. Мин «ашыгыч ярдәм» чакырдым. Мин килгәндә, табиблар шунда, бала үлгән иде инде. Ул – безнең бердәнбер балабыз, хатыным башка бала таба алмый», – ди әти кеше.

Фаҗигадән соң баланың атасын тоткарлаганнар, Уфада рәсми рәвештә теркәлми яшәгән өчен штраф салганнар, бала караучы хатынга карата җинаять эше ачылган.

Мәрхүм баланың атасы бала караучы хатынга үпкәләми, ә баланың анасы исә бу хатынны катгый җәзага тартуны таләп итә.

«Мин аны утыртуларын да, җәзага тартуларын да теләмим. Ул кувалда белән махсус бәрмәгән. Бу – бәхетсезлек очрагы. Аның да 2 яшьлек кызы бар. Ул да ана. Минем хатыным аны үтерергә теләгән иде хәтта, шуңа күрә сакчыны чакырдылар», – ди әти кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100