Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бердәм Россия» төбәк бүлеге Татарстан Рәисе вазифасына Миңнеханов кандидатурасын хуплады

news_top_970_100
«Бердәм Россия» төбәк бүлеге Татарстан Рәисе вазифасына Миңнеханов кандидатурасын хуплады
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы президиумы әгъзалары Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплады. Бердәмроссиялеләр бу уңайдан карарны 26 июньдә узачак төбәк конференциясендә кабул итәчәкләр. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Бердәм Россия» партиясеннән Россия Федерациясе субъектының иң югары вазифаи заты вазифасына, безнең очракта – Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына, кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүне уздыру тәртибе турындагы гамәлдәге нигезләмә буенча агымдагы елның 30 маенда Төбәк сәяси совет президиумы утырышында без алдан тавыш бирүдә катнашу өчен кандидатлар исемлеген төзедек, – дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып. – Бүген җирле һәм беренчел бүлекләрнең секретарьлары белән шундый очрашу булды, кандидатлар чыгыш ясады. Хәзер безгә Президиум карары белән бер кандидатураны билгеләргә һәм әлеге карарны «Бердәм Россия»нең Генераль советы Президиумына килештерүгә җибәрергә кирәк».

Парламент җитәкчесе «Бердәм Россия» партиясенең үз эшчәнлегендә сайлаучылар фикеренә таянуын әйтеп, татарстанлылар очрашуларда, шул исәптән партия акцияләре кысаларында узган очрашуларда да, инде берничә тапкыр Татарстан Республикасының гамәлдәге Рәисен тәкъдим итүне хуплауны сорап мөрәҗәгать иткәннәр. «Шуңа күрә, минемчә, беркемдә дә шик юк, һәм без барыбыз да Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплыйбыз», – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин партиядәшләренә.

Төбәк сәяси советы президиумы әгъзалары Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын бертавыштан хуплады.

«Күптармаклы икътисадлы күпмилләтле Татарстанның уңышлары алга таба да үсәргә һәм замана авырлыкларына түзәргә мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, Сәяси совет президиумы утырышына йомгак ясап. – Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның Россия Федерациясенең терәк төбәге булуын очраклы гына билгеләп үтмәде. Болар барысы да бездә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республиканың киләчәктә дә ышанычлы һәм тотрыклы үсәчәгенә ышаныч тудыра».

Исегезгә төшерәбез: 30 майда «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлекчәсенең Төбәк сәяси советы «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына кандидат итеп күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашу өчен 2 кандидатны атады. Төбәк сәяси советы әгъзалары Татарстан Республикасының хәзерге Рәисе, партиянең Югары советы бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов һәм РФ сенаторы Александр Терентьев кандидатураларын тәкъдим иттеләр.

Бүген көннең беренче яртысында җирле һәм беренчел бүлекләрнең секретарьлары алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатлар белән очрашты. Көннең икенче яртысында Сәяси совет президиумы Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын билгеләде һәм якын арада аны Генераль совет президиумына килештерүгә җибәрәчәк. Шуннан соң гына килештерелгән кандидатура буенча яшерен тавыш бирү конференция тарафыннан тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына кандидатура күрсәтү буенча региональ конференция 26 июньдә Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узачак. Бу – конференциянең беренче этабы булачак, анда Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар буенча сайлау кампаниясен оештыру турында фикер алышачаклар. Икенче этап, сайлау нәтиҗәләрен рәсми бастырып чыгарганнан соң, сентябрьгә планлаштырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100