«Бердәм Россия» партиясе Татарстан Рәисе вазифасына дәгъва кылачак кандидатларны атады

«Бердәм Россия» партиясе яшерен тавыш бирүдә катнашачак 2 кандидатны билгеләде. Бу тавыш бирүдән соң Татарстан Рәисе сайлауларына тәкъдим ителәчәк кандидатура ачыклана. Тавыш бирүдә республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов белән сенатор Александр Терентьев арасында сайларга туры киләчәк. Тавыш бирүдә җиңгән кеше партиянең Мәскәүдәге баш бүлеге белән килештерелә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Әлеге карар бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашында «Бердәм Россия» төбәк сәяси советы Президиумы утырышында кабул ителде.
«Алдан тавыш бирү – теләсә кайсы дәрәҗәдәге сайлауларда кандидатлар күрсәткәндә мәҗбүри процедура. Бүгенге көндә төбәк сәяси советы әгъзаларыннан 2 кандидатура буенча тәкъдимнәр килде: Татарстан Республикасының хәзерге Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы Бюросы әгъзасы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Россия Федерациясе сенаторы Александр Михайлович Терентьев», – диде Мөхәммәтшин.
Алга таба төбәк сәяси советы президиумы җирле һәм беренчел бүлекләр секретарьларының алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатлар белән очрашуларын оештыра, очрашуда секретарьларның кимендә 75 проценты катнашырга тиеш. Мондый беренче очрашу 16 июньдә була.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Президиум бер кандидатураны билгели һәм аны Генераль Совет президиумына килештерүгә җибәрә, аннары килештерелгән кандидатура яшерен тавыш бирү юлы белән төбәк бүлеге конференциясе тарафыннан тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә.