Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бердәм пособие: ничек, кемгә билгеләнәчәк?

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин яңа пособиене түләү кагыйдәләрен аңлатты.

news_top_970_100
Бердәм пособие: ничек, кемгә билгеләнәчәк?
Солтан Исхаков фотосы

«Ярдәм чаралары бер пособиегә берләштерелә»

Эдуард Яфасович, 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр һәм көмәнле хатын-кызлар өчен 2023 елдан Бердәм пособие кертелә. Ул ничек билгеләнәчәк? Нинди гаиләләргә кагылачак һәм күпме балага түләнәчәк?

– 1 гыйнвардан балалары булган мохтаҗ гаиләләр һәм көмәнле хатын-кызлар өчен яңа Бердәм пособие кертелә. Әлеге ярдәм чарасы мохтаҗ гаиләләргә бүген гамәлдә булган түләүләрне берләштерәчәк һәм аны алучылар даирәсен киңәйтәчәк. Шул рәвешле гаиләләргә ярдәм итүнең тулы бер системасы корыла, ул хатын-кыз авырга узган вакыттан алып балага 17 яшь тулганчы дәвам итә.

Бердәм пособие төрле социаль ярдәм чараларын бер пособиегә берләштерә, тиешле документлар җыеп тапшыруны гадиләштерә. Гражданнарга, дәүләттән ярдәм сорап, бер гариза белән мөрәҗәгать итү җитә.

Хәзер пособие билгеләү кагыйдәләре үзгәрәчәкме?

– Бердәм пособие бүген 3-8 һәм 8-17 яшьлек балалар тәрбияләүче гаиләләргә ничек түләнсә, шундый ук кагыйдәләр буенча билгеләнәчәк. Беренчедән, пособиегә айлык керемнәре бик аз булган гаиләләр генә дәгъва итә ала. Ягъни 2023 елда гаиләнең кереме Татарстанда җан башына уртача бер яшәү минимумы күләменнән (ул 12 219 сум тәшкил итәр дип көтелә) артмаган очракта.

Икенчедән, Бердәм пособие билгеләгәндә, гаиләнең милке дә бәяләнә. Бу – яңалык түгел, моңа кадәр 8-17 яшьлек балалары булган гаиләләргә пособие билгеләгәндә дә күчемле һәм күчемсез милке булу-булмавы исәпкә алына иде.
Өченчедән, әти-әниләрнең мәшгульлегенә бәйле шарт, яки нульле керем кагыйдәсе. Ягъни хезмәткә сәләтле әти-әниләр эшләсә дә, эшләмәсә дә ярый. Ләкин, әгәр эшләми икән, моның нигезле сәбәпләре булырга тиеш.

Искә төшерәм: пособие билгеләгәндә, гаиләнең соңгы 12 айдагы керемнәре исәпкә алына. Әгәр әти яки әни кеше шул 12 айда бер көн дә эшләмәгән икән, моның объектив сәбәпләре булырга тиеш һәм бу – әлеге 12 айның, ким дигәндә, 10ысына кагыла.

Әгәр кеше әлеге 12 айның бер аенда гына эшләгән, ягъни рәсми керем алган икән, бу очракта пособие түләүдән баш тартачаклармы?

– Гариза бирүченең барлык мәгълүматлары башка ведомстволардан документлар соратып алу юлы белән тикшерелә. Бу очракта Социаль фонд (2023 елның гыйнварыннан Россия Пенсия фонды белән Федераль иминият фонды берләштерелгәч, Социаль фонд дип аталачак) Федераль салым хезмәтеннән гариза бирүчегә кагылышлы мәгълүматларны соратып алачак. Әгәр ведомство тарафыннан гариза бирүченең 12 айлык хисап чорында хезмәт, эшкуарлык яки үзмәшгульлек эшчәнлегеннән алынган керемнәре турында ниндидер мәгълүматлар тәкъдим ителсә, бу очракта әлеге кешегә карата нульле керем кагыйдәсе кулланылмый. Ягъни 12 айлык чорда нинди дә булса расланган кереме булырга тиеш.

Керем алмауда нәрсә нигез була ала? Ата-ана нинди сәбәпләр белән эшләмәскә мөмкин?

– Пособие билгеләү өчен керемнәр булмау рөхсәт ителгән барлык шартларны санап үтәм һәм 2023 елның гыйнварыннан үзгәреш кичерәчәк бер нигез турында мәгълүмат бирәм:

  • бала карау, биредә күп балалы гаиләдәге ата-аналарның берсенә бәйле очрак хакында сүз бара, ягъни күп балалы гаиләдәге ата-аналарның берсе 12 ай дәвамында нульле керем алырга, ә икенчесенең хезмәт, эшкуарлык, иҗат эшчәнлеге керем китерергә яки пенсия, стипендия алырга тиеш;
  • бала карау, әгәр бердәнбер ата яки ана хакында сүз барса, ягъни баланың рәсми рәвештә бер атасы яки анасы гына бар, ә икенчесе вафат булган, туу турындагы таныклыкта күрсәтелмәгән яисә хәбәрсез югалган;
  • баланы 3 яшькә җиткәнче карау;
  • 18 яшькә кадәрге инвалид баланы, яки балачактан I төркем инвалидны, яисә I төркем инвалидны, яки дәвалау учреждениесе бәяләмәсе буенча даими ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешене, яисә 80 яшьтән узган кешене карау;
  • 23 яшькә җитмәгән гаилә әгъзалары өчен көндезге бүлектә уку;
  • армиядә хезмәт итү һәм демобилизациядән соң 3 айлык чор;
  • 3 ай һәм аннан да озаграк дәвам иткән дәвалау процедурасы үтү;
  • эшсезлек, биредә мәшгульлек үзәгендә эшсез сыйфатында рәсми теркәлүеңне расларга кирәк, бу статуста 6 ай булу исәпкә алына;
  • җәза срогын үтү һәм иректән мәхрүм ителү урыныннан азат ителгәннән соң 3 айлык чор;
  • хисап чорында 6 айдан яки айлык түләү билгеләү турында гариза тапшырган көннән 12 атнадан башланган йөклелек.

«Бердәм пособие» берләштерәчәк ярдәм чаралары:

  • йөклелекнең иртә срогында медицина оешмаларына исәпкә баскан хатын-кызга айлык пособие;
  • беренче бала тууга (уллыкка алуга) бәйле рәвештә аңа 3 яшь тулганчы түләнә торган айлык пособие;
  • 3-7 яшьлек балага каралган айлык акчалата түләү;
  • 8-17 яшьлек балага түләнә торган айлык пособие.

Үзгәрешләр турында

Бердәм пособие нинди үзгәрешләр алып киләчәк?

– 2023 елның гыйнварыннан хезмәт хакы алмауның нигезле сәбәбе киңәйтеләчәк, ул 3 айдан озаграк дәвам иткән өзлексез дәвалануны күздә тота. Элегрәк ул гариза бирүчеләрнең үзләре яки аның гаиләсенең эшкә сәләтле әгъзаларының гына дәвалануын күздә тота иде. Хәзер исә гариза бирүче яки аның гаилә әгъзаларыннан берсе 3 айдан артыграк өзлексез дәваланган баланы караган очракларга да кагыла.

Әйтик, пособие юллап гариза биргән кеше 3 ай дәвамында өзлексез дәваланса, бу 3 ай нигезле сәбәп сыйфатында карала. Әгәр ул үзе түгел, ә баласы чирләп китсә һәм 3 ай дәвамында аны карарга мәҗбүр булса һәм шул сәбәпле эшкә чыга алмаса, бу очракта әлеге 3 ай нульле керем хокукында исәпкә алынмый.

Тагын нинди үзгәрешләр булачак?

– Бердәм пособие алу кагыйдәләрендә мохтаҗлыкны бәяләү өчен исәп-хисап чорын билгеләү тәртибе үзгәрә. Бүгенге вакытта 8-17 яшьлек балалары булган аз керемле гаиләләргә түләүләр билгеләгәндә, без гариза тапшырган айдан 4 ай артка әйләнеп кайтабыз, ә 2023 елның 1 гыйнварыннан, гаиләнең агымдагы финанс хәлен тагын да төгәлрәк бәяләү өчен, 1 айга гына әйләнеп кайтачакбыз. Ягъни гариза тапшырган айдан 1 айга әйләнеп кайтабыз, гаиләнең 12 айлык керемен кушабыз, 12 айга һәм гаилә әгъзаларына бүләбез, шул рәвешле без гаиләнең һәр әгъзасына аена уртача күпме керем туры килүен ачыклый алачакбыз.

Тагын бер үзгәреш Ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләргә кагыла. Керемнәре бер кешегә ике яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр, сабыйның ничәнче (1, 2, 3нче һ.б.) булып тууына карамастан, балага бер яшәү минимумы күләмендә айлык түләү рәсмиләштерә алачак, бүген исә икенче баланың гына мондый хокукы бар.
Пособие билгеләү шартлары элеккечә кала – берләштерелгән керем 2023 елда Татарстанда җан башына туры килгән яшәү минимумының икеләтелгән күләменнән артмаска (фаразланган яшәү минимумы 12 219 сум булса – 24 438 сум) тиеш.

Бердәм пособие 3 яшькә кадәрге балаларга түләү кагыйдәләрен тәртипкә салу хисабына ярдәмгә хокукы булган гаиләләр контингентын киңәйтә. Гаиләләргә бер үк вакытта ике пособие (бюджеттан һәм ана капиталы акчаларыннан) алу мөмкинлеге бирелә. Бу очракта Татарстанда 2023 елда бер балага тиешле ярдәмнең күләме уртача 23 704 сум тәшкил итәчәк.

Бердәм пособие һәм ана капиталыннан түләүләр рәсмиләштерү өчен, гаризаны 2023 елның 1 гыйнварына кадәр тапшырырга мөмкин. Гаиләдәге 17 яшькә кадәрге барлык балаларны бер гаризада күрсәтергә һәм һәр балага пособие рәсмиләштерергә кирәк.

Тагын бер үзгәреш иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга кагыла.
Бүген йөкле хатын-кызлар эшкә сәләтле халык өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50 проценты күләмендә генә пособие ала. 2023 елның 1 гыйнварыннан исә, гаилә кеременә бәйле рәвештә, булачак ана төбәк яшәү минимумының 50, 75 яки 100 проценты күләмендәге пособиегә дәгъва кыла алачак.

  • 2023 елда эшкә сәләтле халык өчен билгеләнгән яшәү минимумының фаразланган күләме 13 319 сум тәшкил итсә, яшәү минимумының 50 проценты – 6 659,5 сум, 75 проценты 9 989,25 сум булачак.

Көмәнле хатын-кызга Бердәм пособие ул йөклелек вакыты 12 атнага җиткәннән соң мөрәҗәгать иткәч билгеләнә. Пособие медицина оешмасына исәпкә баскан айдан башлап (әмма йөклелек вакыты 6 атнага тулганчы) бала туганчы ай саен түләнә, ягъни аны алуның планлы срогы 8 ай тәшкил итәчәк.

Әгәр йөкле хатын-кыз Бердәм пособие сорап гариза тапшырган һәм аны бала дөньяга килгәнче алган икән, сабый туганнан соң икенче гариза тапшыра ала, анысы – 0-17 яшьлек бала өчен каралган Бердәм пособие.

«Гаилә үзе өчен файдалырак түләүне алчак»

Инде пособиене алучы гаиләләргә нишләргә? Аларга Бердәм пособие сорап гариза тапшырырга кирәкме, әллә хәзер ала торган түләүләрнең вакыты тәмамлануын көтсеннәрме?

– Бүген балалар өчен гамәлдә булган түләүләрдән Бердәм пособиегә акрынлап күчүне тәэмин итү өчен сакланган норма каралган. Бу – беренче баласы туган гаиләләргә түләүләрне сабый 3 яшькә җиткәнче элекке шартларда алу мөмкинлеге. Әлеге норма түләүләрне инде алучы яки 2022 елның ахырына кадәр 3-8 һәм 8-16 яшьлек бала өчен пособие рәсмиләштергән гаиләләргә дә кагыла.

Мондый гаиләләрнең Бердәм пособиегә күчәргә хакы бар. Ягъни гаилә үзе өчен күпкә файдалырак булган түләүне алачак.

Бердәм пособие рәсмиләштергәндә гаиләдәге 0-17 яшьлек барлык балалар өчен дә бер генә гариза тапшырыламы? Аларга түләүләр һәр балага тигез күләмдә билгеләнәме һәм элегрәк билгеләнгәннәре гаиләнең керемендә исәпкә алыначакмы?

– Әгәр гаиләдә берничә бала һәм аларның барысы да яшьләре буенча 0-17 яшьтәге балаларга пособие түләү шартларына туры килсә, гаризада аларның барысын да күрсәтергә кирәк. Бу очракта түләүләрнең күләме барлык балалар өчен дә бертигез дәрәҗәдә билгеләнә һәм гариза тапшырганда аларга элегрәк билгеләнгән түләүләр исәпкә алынмый.

Бердәм пособие бирүне сорап язган гариза турыдан-туры Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә тапшырыламы, әллә Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирү мөмкинлеге дә бармы?

– Алда әйткәнемчә, Бердәм пособие Социаль фонд тарафыннан билгеләнәчәк. Ике ведомствоны (Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды) үз эченә алган яңа фонд Яңа елдан нәкъ менә шулай дип аталачак.

Тулаем алганда, гражданнар өчен күп нәрсә үзгәрми, бары тик уңайлырак кына булачак. Әйтик, әгәр элек Татарстан Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килсәгез һәм киләсе елда гаризаны кәгазьдә бирергә ниятлисез, билгеле бер сәбәпләр аркасында Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетыгыз юк икән, сез шул ук хезмәткә мөрәҗәгать итәсез. Әмма инде ул Россия Социаль фондының Татарстандагы клиентлар белән эшләү хезмәте дип аталачак.

Моннан тыш, 2023 елның гыйнварыннан түбәндәге үзгәрешләр кертелә:

  1. Балалар өчен туган вакыттан алып 17 яшькә җиткәнче барлык социаль ярдәм чаралары бер ведомство тарафыннан билгеләнәчәк;
  2. Аларны билгеләү кагыйдәләре уртак булачак (бу төрле яшь төркемендәге балаларга карата төрле алымнарны гамәлдән чыгара);
  3. Бердәм түләү срогы киләсе айның 3нче көненнән башланачак (пособие ни өчен һаман килмәде, дигән сораулар тумый).
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 декабрь 2022
    Исемсез
    Уйлап тапканнар бердэм пособия имеш э условиялэре купме сойлэп утыралар шунда эшлэмэуче энилэр куп анын сэбэбе дэ бар лэкин дэулэтне бу борчымый узлэренен кесэлэре калын бик куп сойлилэр тулэулэр була диеп э чынлыкта бернэрсэ дэ юк тел сойли бит ул суз белэн генэ булдыралар инде Госдума да
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100