Россиядә бердәм пособие алу өчен минималь керем 2027 елның 1 гыйнварыннан 10 минималь хезмәт хакын тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости яза.
- Яшәү минимумы һәм аңа бәйле барлык ярдәм чаралары, шул исәптән балалы гаиләләр өчен бердәм пособие 2027 елда 6,8 процентка индексацияләнәчәк, дип хәбәр иткән иде алдарак Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.
«Кагыйдәләр бердәм пособие алу өчен керемнең минималь күләменә таләпләрне төгәлләштерә. Ул бер елга 10 минималь хезмәт хакын тәшкил итә. Бу таләп 2027 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә», – диелә хәбәрдә.
Яңа кагыйдә акча эшләмәү өчен объектив сәбәпләре булганнарга кагылмый. Бу йөклелек, 3 яшькә кадәрге балалар карау, гаилә шартлары, мөрәҗәгать итүченең инвалидлыгы, авыру, кадрлар үзәгендә теркәлү шартларында эшсезлек һәм башкалар булырга мөмкин.
Бердәм пособие төбәктәге җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләгә каралган. Түләүне билгеләү мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү нәтиҗәләренә бәйле. Хәзерге вакытта бердәм пособиегә хокук алу өчен хезмәткә сәләтле һәр гаилә әгъзасының еллык минималь кереме 8 минималь хезмәт хакыннан да ким булмаска тиеш.