Бердәм дәүләт имтиханыннан (БДИ) 1 яки 2 фәннән 100 балл җыйган укучылар бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак. Тиешле карарга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имза куйган.
1 фәннән 100 балл җыйган өчен – 15 мең сум, 2 фәннән 100 балл җыйган өчен – 25 мең сум түләнәчәк.
Искәртеп үтик, быел Чаллыда 34 чыгарылыш укучысы БДИда 100 баллык нәтиҗә күрсәткән, дип яза «Челнинские известия».