news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бердәм дәүләт имтиханында хокук бозу турында шикаять бирү тәртибе

news_top

2026 елгы бердәм дәүләт имтиханының төп чоры башланды. Имтиханнар вакытында кагыйдә бозулар һәм техник өзеклекләр турында Рособрнадзорның ышаныч телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин: +7 (495) 198-93-38.

Шулай ук үз төбәгегезнең кайнар линиясенә шалтыратырга була. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Моннан тыш, проблемаларны чишү өчен «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталындагы «Кире элемтә платформасын»нан файдалана аласыз. Һәр имтихан пунктына керү урынында һәм пунктның штабында махсус QR-кодлы плакатлар эленгән. Шул код аша сез үз мөрәҗәгегезне турыдан-туры Рособрнадзорга җибәрә аласыз. Ул шунда ук ведомство белгечләренә барып ирешәчәк һәм алар мәсьәләне тиз арада хәл итәчәк.

Имтихан вакытында кагыйдә бозулар яки техник өзеклекләр эшне башкарырга комачауласа, бердәм дәүләт имтиханын резерв көнне яңадан тапшырып була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар