news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен минималь баллар билгеле

news_top
Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен минималь баллар билгеле
Фото: «Татар-информ»

Рособрнадзор 2026 елда Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) өчен гамәлдә булачак уку предметлары исемлеген һәм минималь балларны игълан итте. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматларына караганда, мәктәп аттестаты алу өчен, чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән кимендә 24 балл җыярга, шулай ук математикадан база дәрәҗәсендә имтиханны тапшырырга тиеш. Югары уку йортларына керү өчен, рус теленнән минималь балл югарырак – 36 балл.

Сайлап алына торган предметлар арасында иң югары минималь балл җәмгыять белеменнән билгеләнгән – 42 балл. Информатикадан – 40 балл, географиядән – 37 балл. Биология, физика һәм химия фәннәреннән кимендә – 36 балл, тарих һәм әдәбияттан – 32 балл җыярга кирәк. Профильле математика өчен минималь чик – 27 балл, чит телләр буенча – 22 балл.

Абитуриентлар өчен БДИның минималь баллары Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан аңа караган югары уку йортлары өчен раслана. Әлеге вузлар илдәге югары уку йортларының шактый өлешен тәшкил итә. Шул ук вакытта кайбер университетлар һәм институтлар әлеге системага керми.

Аерым федераль ведомстволар тармак вузлары – транспорт, авыл хуҗалыгы һәм башка югары уку йортлары өчен – үзләренең минималь балл чикләрен билгеләргә хокуклы, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар