2026 елгы Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) катнашучылар 1 июньдә тапшырылган беренче имтихан нәтиҗәләрен ала башлады. Бу хакта «РИА Новости» Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
«Чыгарылыш сыйныф укучылары БДИның беренче нәтиҗәләрен алды. Үз балларын Россия Федерациясенең 89 төбәгендә һәм 49 илдәге белем бирү оешмаларында тарих, әдәбият һәм химия фәннәреннән имтихан тапшырган укучылар белде», – диелә хәбәрдә.
Ачыкланганча, әлеге фәннәр буенча БДИда катнашучыларның гомуми саны 231 895 кеше тәшкил иткән.
«Дәүләт йомгаклау аттестациясе системасы ышанычлы эшли, бернинди өзеклекләр дә күзәтелми. Шул ук вакытта нәтиҗәләреннән канәгать булмаганнарның апелляция бирү хокукы бар – без һәр мөрәҗәгатьнең объектив каралуын гарантиялибез», – дигән РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, алдагы нәтиҗәләрне рус теле буенча БДИ тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары алачак.