news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бердәм дәүләт имтиханы кайчан бетәр? Фурсенко җавабы

news_top
Бердәм дәүләт имтиханы кайчан бетәр? Фурсенко җавабы
Фото: Михаил Захаров / "Татар-информ" архивы

Кремльдә һәм Хөкүмәттә бердәм дәүләт имтиханнарын алыштыру буенча планнар юк.

Президент ярдәмчесе Андрей Фурсенко (20 ел элек нәкъ менә ул белемнәргә бәя бирүнең хәзерге системасын керткән иде) һәм мәгариф һәм югары белем министры Валерий Фальков бердәм дәүләт имтиханының «плюс»ларын санап чыккан. Бу хакта журналист Александр Юнашев үзенең «Юнашев LIVE» Телеграм-каналында яза.

– Болар – тестлар түгел, ә күпкә объективрак язма эшләр;

– Төрле югары уку йортларына документлар тапшыра алуның альтернатив вариантлары һәм аларның кайсы да булса берсенә керә алачагыңны төгәл беләсең;

– Абитуриентлар, вузга барып йөреп, юлда стресс кичерми.

Фальков сүзләренчә, БДИ аркасында, күпчелек вузларда башка төбәкләрдән килгән студентлар арткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар