Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бердәм булыйк» – махсус операциядәге җырчы Радик Динәхмәтовтан бәйрәм котлавы

news_top_970_100
«Бердәм булыйк» – махсус операциядәге җырчы Радик Динәхмәтовтан бәйрәм котлавы
Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Бүгенге көндә махсус операция зонасында хәрби хезмәттә булган җырчы, Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән котлап видео юллады.

«Хөрмәтле ветераннар! Сез безгә азатлык, тынычлык , бәхетле гомер бүләк иттегез. Сезгә зур рәхмәт. Сәламәт булыгыз. Хәерле, озын гомерләр сезгә.

31нче Башкортстан полкы командованиесе батыр егетләре исеменнән сезне Бөек Җиңү белән котлыйм. Сәламәт булыйк, бердәм булыйк. Җиңү бездә булачак», – ди ул.

Бәйрәм уңаеннан җырчы Муса Җәлилнең «Ышанма» шигырен дә сөйли. «Бу шигырь минем күңелемә бик якын, аеруча соңгы куплетлары», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100