«Бердәм булыйк» - бертуган Яруллиннар махсус хәрби операциядәге егетләргә машина җибәргән
Бертуган Марат һәм Ринат Яруллиннар, якташлары Ирфан Шаипов белән берлектә, махсус операциядә хезмәт итүче егетләргә ике «ВАЗ» машинасы алып җибәргәннәр. Бу хакта Марат Яруллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән.
Бертуганнар билгеләп үткәнчә, ил өчен авыр вакытта бердәмлек һәм үзара ярдәм аеруча да мөһим.
«Бүген без дустыбыз белән берлектә бик тә яхшы эш эшләдек. Махсус операциядәге егетләребезгә ике ВАЗ машинасы алып җибәрдек. Без барыбыз да беләбез – илебез өчен авыр вакыт. Шуңа да без хәрбиләргә ярдәм итәргә тиешбез. Бу машиналар аларга файдалы булыр, җиңү яулап, барысы да туган якларына әйләнеп кайтырлар, дип өметләнәм», – дигән Марат Яруллин.
Ринат Яруллин да халыкны бердәм булырга өндәп: «Безнең күңелләрдә һәрвакыт изге эшләргә урын табылса иде. Бердәм булыйк. Бүгенге көндә хәрби операциядә булган якташларыбызга сәламәтлек һәм тизрәк әйләнеп кайтуларын теләп калабыз», – дип билгеләп үткән.