Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бердәм Россия» партиясе өчен тавыш бирүнең 5 сәбәбе

Партия эше — гаять зур сандагы кешеләрнең көндәлек хезмәте.

news_top_970_100
«Бердәм Россия» партиясе өчен тавыш бирүнең 5 сәбәбе
Владимир Васильев

1. Без янәшәдә, без бергә, безгә ышанырга була!

«Бердәм Россия» — ил күләмендә эшләүче бик зур оешма, без эшебезне илнең барлык төбәкләрендә көн саен системалы рәвештә алып барабыз. Татарстанның һәр районында җәмәгать кабул итү бүлмәсе һәм партиянең җирле бүлеге бар, анда теләсә кайсы сорау белән мөрәҗәгать итәргә була. «Бердәм Россия» һәрвакытта да үз сайлаучылары белән янәшәдә атлый. Һәр сайлаучының партия һәм үз депутаты белән элемтәсен тизләтү максатында «Мой депутат» сервисы булдырылды — теләге булган һәркем үзенең наказын, тәкъдимен калдыра һәм республика программаларын тормышка ашыру турында партия җитәкчелеге белән фикер алыша ала.

2. «Бердәм Россия» наказларны һәм вәгъдәләрен үти

«Бердәм Россия» илнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылыктан курыкмый. Без эшлибез, сайлау алды программаларын үтибез, сайлаучыларның проблемаларын чишәбез, күркәм нәтиҗәләргә ирешәбез, чөнки төрле дәрәҗәләрдәге хакимият белән тыгыз бәйләнештә эшлибез, һәм алар безне тыңлый!

Төбәгебездә күп кенә мөһим һәм киң колачлы республика проектлары һәм программалары партия башлангычы белән яисә аның турыдан-туры катнашында гамәлгә ашырыла. «Бердәм Россия» партиясен сайлап, сез Татарстанда иң әһәмиятле программаларны һәм проектларны тормышка ашыруны хуплавыгызны раслыйсыз!

3. «Бердәм Россия» сезнең наказлардан һәм тәкъдимнәрдән торган Халык программасын игълан итә!

Сайлау алды программасы — яңгыравык вәгъдәләр тупланмасы түгел, партиянең якындагы 5 ел өчен эш планы ул. «Бердәм Россия»нең әлеге планы бик гади һәм аңлаешлы — бу ил халкын чыннан да борчыган наказлар һәм тәкъдимнәр. Узган ике айда партия 1,5 миллион шундый тәкъдим кабул итте, шул исәптән Татарстаннан да. Алар арасында системалы характердагылары да, шәһәр мохитен, инфраструктураны, дәүләт органнары эшен яхшыртуга кагылышлы гадиләре дә бар.

«Бердәм Россия»не сайлап, сез Халык программасы һәм әлеге тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру өчен тавыш бирәсез!

4. Безнең өстенлек — социаль ярдәм һәм кайгыртучанлык күрсәтү

Соңгы елда «БЕРДӘМ РОССИЯ» инициативасы буенча һәм хакимият органнары кабул иткән карарлар нигезендә аеруча мохтаҗ булганнарга турыдан-туры социаль ярдәм күрсәтү юнәлешендә зур эш эшләнде. Балалы гаиләләргә даими рәвештә акчалар түләнә, пенсионерларга һәм хәрбиләргә өстәмә түләүләр турында указ имзаланды, күп балалы гаиләләргә ипотеканы каплау өчен 450 мең акча бирелә. Әлеге социаль үзгәрешләрне, мохтаҗ булганнарга түләүләрне һәм ярдәм күрсәтүләрне дәвам итәргә кирәк.

Без һәркемнең социаль гаделлеккә булган хокукын яклыйбыз һәм бүген гражданнарга катлаулы вазгыятьтә булышу өчен барысын да эшлибез: матди яктан да, төрле тормыш хәлләренә тарыганда да. 

5. «Бердәм Россия» көчле Россия һәм Татарстанның лидерлыгы өчен!

Безнең идеологияне өч сүз белән аңлатырга мөмкин: үзәккә омтылу, ватанпәрвәрлек һәм консервативлык. Без тәкъдим иткән барлык законнар әлеге идеологиягә нигезләнә. Күп кенә законнар, шул исәптән Конституциягә кертелгән төзәтмәләр дә, илнең суверенитетын һәм иминлеген саклап калу максатында кабул ителде.

Һәм Татарстан зур һәм көчле Россиядә алдынгы төбәкләрнең берсе булып кала бирә. Көчле ил — куркынычсызлык һәм тотрыклылыкның, ә көчле төбәкләр имин һәм уңайлы тормышның нигезе.

17–19 сентябрь көннәрендә тавыш бирү участокларында барыбызга да мөһим сайлау ясарга кирәк булачак. Бюллетеньдә 14 партия теркәлгән, сайлау мөмкинлеге зур. Ләкин барлык дәлилләрне тыныч кына анализлап, тәкъдим ителгән кандидатларның программаларын чагыштырганнан соң, сайлау бик гади һәм җиңел булыр. «Бердәм Россия» партиясе һәм кандидатлары өчен тавыш бирегез!

Галчушкина Ксения Владимировна, яшәү урыны: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге. Тираж: 8 данә. Әзерләнү вакыты: 08.09.2021. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайлау берләшмәсе сайлау фонды хисабына әзерләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100