Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бердәм Россия»дә праймериз нәтиҗәсе: Дәүләт Советында яңа шәхесләр барлыкка киләчәк

Үткән якшәмбедә Россиядә «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү чарасы узды.

news_top_970_100
«Бердәм Россия»дә праймериз нәтиҗәсе: Дәүләт Советында яңа шәхесләр барлыкка киләчәк

Татарстанда оештырылган праймеризда 222 кандидат катнашты. Чараны оештыру өчен 460 исәпләү участок комиссиясе эшләде. Анда сайлаучыларның якынча 13,5 проценты – 400 меңгә якын кеше килеп, үз тавышын бирде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча быел Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда партия исеменнән катнашачак кандидатлар рейтингы төзелде. Әйтергә кирәк, «Бердәм Россия» – илебездә алдан тавыш бирүне, ягъни праймеризны үткәрә торган бердәнбер партия.

Праймериз нәтиҗәләре буенча Татарстан Дәүләт Советының гамәлдәге Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика рейтингының беренче баскычында урнашты. Исемлектә яңа йөзләр дә күп, мәсәлән, беренче өчлеккә «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин, «Бала-Сити» полилингваль балалар бакчалары һәм мәктәпләр челтәрен оештыручы Альбина Насыйрова керде.

Минтимер Шәймиев: «Праймериз – партия эшендә мөһим этап»

Татарстанга көндәшлеккә сәләтле, белемле яшьләр кирәк. Шуңа күрә ТР Дәүләт Советының яңа составы кешеләрне тәрбияләү мәсьәләсе турында да уйланырга тиеш. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казанның 116нчы лицеендагы исәпләү участогында «Бердәм Россия» праймеризында катнашканнан соң, журналистларга шулай дип белдерде.

- «Бердәм Россия»нең праймериз үткәрүе, иҗтимагый фикерне алдан өйрәнүе, депутатлыкка кандидатлар белән очрашуы – мөһим эш, аның моңа кадәр дә оештырылганы булды. Татарстанда сайлау алды кампаниясе актив башланып китте, үзләрен сәясәттә сынап карарга теләүчеләр аз түгел. Әмма депутат булырга теләсәләр дә, фикер алышуларда катнашудан баш тартучылар да бар иде. Әгәр син куркасың икән, алайса сайлаучылар, дәүләт мәнфәгатьләрен ничек якларга җыенасың? – дигән сорау куйды Минтимер Шәймиев.

Минтимер Шәймиев праймериз партия эшендә мөһим этап, дип саный. Чөнки гомуми тавыш бирү халыкка үз фикерен белдерергә, ә кандидатларга сайлаучылар белән турыдан-туры, ышанычлы һәм конструктив элемтә урнаштырырга мөмкинлек бирә.

- Бүгенге тавыш бирү – алга таба зур адым. Ул сайлаучылар фикерен исәпкә ала. Сайлаучылар фикерен исәпкә алмаган кандидатлар депутатлыкка барып җитмәскә, үз омтылышларын тормышка ашыра алмаска да мөмкин. Чөнки без барыбыз да бердәм җәмгыятьтә көн күрәбез, депутатлар бездән аерым яшәми, алар безгә хезмәт итә. Депутат – халык хезмәтчесе, дип элек-электән әйтәләр. Без аларны сайлыйбыз, аларга ышаныч белдерәбез. Ышаныч күрсәтелгән икән, аны акларга кирәк. Без ышанабыз: шулай булачак та, - дип искәртте Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе.

Праймериз лидеры – Фәрит Мөхәммәтшин

ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга алдан тавыш бирүнең нәтиҗәләре турында сөйләп, иң күп тавыш җыйган бишлекне атады.

- Яңа, кызыклы кешеләр күп. Димәк, безнең сайлаучылар булган традицияләрне саклап, Татарстанның үсешкә йөз тоткан курсын алга таба дәвам итү өчен депутатлар корпусының яңаруын, яшәрүен дә тели, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Тавыш бирүнең лидеры Фәрит Мөхәммәтшин булды – ул тәкъдим ителгән кандидатлар арасында төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге аеруча тәҗрибәле сәясәтче. «Кешеләр ачык диалог өчен тавыш бирде һәм проблемаларны хәл итү өчен үз тәкъдимнәрен җиткерде. Халык белән күп очрашулар үткәргән, дебатларда катнашкан кандидатлар җиңде», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Праймериз кысаларында ул «Татарстан Республикасы: үсеш нокталары» темасына үткәрелгән дебатта катнашты.

- Татарстан икътисади яктан көчле булмаса, нәтиҗәле социаль сәясәт алып бару мөмкин түгел. Бүгенге үзгәреп торучан шартларда яңа үсеш юлларын табарга кирәк, Татарстанда алар аз түгел. Нефть чыгару һәм эшкәртү, нефть химиясе, машина, торак төзелеше, авыл хуҗалыгы – Татарстанда боларның барысы да бар, - диде ул.

«Мине салым турындагы законнар борчый. Аны яңабаштан тулысынча карап чыгарга кирәк. Республиканың үсеш нокталары тиешле нәтиҗә бирсен өчен, салым салу тәртибе шул тарафка юнәлгән булырга тиеш. Икътисади яктан бай булганда гына социаль бурычларны хәл итәргә мөмкин», - дип өстәде парламент җитәкчесе.

Чагин: «Мин – хезмәт кешеләре вәкиле!»

«КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин исемлектә икенче баскычта урнашты. «Бердәм Россия» праймеризында катнашу – КАМАЗда эшләп, гомер буе алып барган эшчәнлегемнең дәвамы булып тора, диде ул журналистларга.

- Мин гомерем буе КАМАЗда эшләдем, Чаллыда яшим, техника, җитештерү темасы миңа яхшы таныш. Мин хезмәт кешеләре вәкиле! Хезмәт кешеләренең мәнфәгатен яклауга, Татарстанда, Кама аръягында сәнәгать үсешенә үземнән өлеш кертәсем килә, - диде Владимир Чагин.

Альбина Насыйрова хатын-кызларны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне яклый

Беренче өчлеккә кергән «Бала-Сити» оешмасы җитәкчесе Альбина Насыйрова үзенең сәяси программасында Татарстанда мәктәп укытучыларын һәм балалар бакчасы тәрбиячеләрен ата-аналар, укыту оешмалары администрациясе һәм хокук саклау органнары басымыннан яклау мәсьәләсенә өстенлек бирде.

- Мине укытучылар, тәрбиячеләрнең якланмавы борчый. Алар ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итә ала – бу сорау ачык кала, - ди Альбина Насыйрова.

Аның фикеренчә, юридик, социаль, психолог ярдәме таләп ителә. Һөнәри берлекләр генә мөгаллимнәрнең мәнфәгатен яклаучы бердәнбер корал түгел. Ул мөгаллимнәр һәм ата-аналарның хокуклары төгәл күрсәтелгән кагыйдәләр яки декларация төзергә тәкъдим итә.

Моннан тыш, ул хатын-кызларның хокукларын яклау мәсьәләсен дә күтәрде. «Без социаль гарантияләр алуда, карьера үсешендә ир-атлар белән бертигез хокукка ия түгел. Безнең җәмгыятебез, дәүләтебез хатын-кызларны яклап, аларга тормышта үз урыннарын табуда тиешле шартлар тудырсын иде», - диде депутатлыкка кандидат.

КФУның политология кафедрасы доценты Виктор Сидоров фикеренчә, Альбина Насыйрова бизнес, мәгариф өлкәсендә халыкны борчыган мәсьәләләрне яхшы белә.

- Эш кешесе булган кандидатлар халыкка ошый. Алар - үз тармагының белгечләре. Мәсәлән, Альбина Насыйрова. Ул тормыштан алып, үзе белгәнне, күргәнне сөйли. Сайлаучылар беренче чиратта эш кешесен яклый. Шуңа күрә табиблар, очучылар, укытучылар кебек халык белән эшли торган кандидатлар хөрмәт уята, - диде ул.

Әхмәтов авылны яңарту программасын тәкъдим итә

Иң күп тавыш җыйган лидерлар арасында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та бар. Праймериз – хакимияттә эшләргә теләгән кандидатларның халык алдында имтихан тотуы ул, дигән иде министр 26 майда узган сайлауда.

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгындагы проблемалар һәм аларны хәл итү юлларына багышланган дебатларда катнашты. «Авыл – ул авыл хуҗалыгы гына түгел, ә тормыш рәвеше дә. Кызганыч, бүген авылларда эшче куллар азайганнан азая», - диде ул. Министр бүген республикада 40лап социаль программа тормышка ашырылуын, аларның күпчелеге авылларга, авыл хуҗалыгына ярдәм итүне бурыч итеп куйганлыгын әйтте.

- Әгәр без яшьләрне авылда калдырырга телибез икән, аларга яшәү урыны тәкъдим итәргә тиешбез. Беренчедән, әлбәттә, эш урыны кирәк. Авылларны үстерү өчен программаларны көчәйтү таләп ителә, - диде министр.

Ул авыл хуҗалыгын модернизацияләү программасын федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашырырга кирәклеген әйтте.

- Министрларны, район башлыкларын бөтен кеше дә белә. Мәсәлән, Марат Әхмәтовны авыл җирендә яхшы беләләр. Шуңа күрә ул рейтингта шундый югары урынны алды. Праймеризда министрлар, район башлыклары да катнашты. Бу алар өчен үзенә күрә халык белән очрашу. Аларның күпчелеге депутатлыкка бармаячак, әлбәттә. Ләкин алар үз мисалында праймеризда ничек катнашырга кирәклеген күрсәтте, халыкны борчыган проблемалар турында сөйләде, - диде сәясәт белгече Виктор Сидоров.

КФУның политология кафедрасы доценты Эльмира Авзалова сүзләренчә, үткән праймеризның төп нәтиҗәләре – кешеләр көнүзәк социаль проблемаларны хәл итү юлларын күрсәткән кандидатлар өчен тавыш бирде.

- Нәтиҗә ясап шуны әйтеп була - партия сайлауларга актуаль социаль темалар белән бара. Шулай ук «Бердәм Россия» быелгы сайлауларда шактый яңарган составта катнашачак. Без яңа йөзләр, моңа кадәр сәясәт эшендә тәҗрибәсе булмаган кешеләрне күрәбез, - диде ул.

Партиянең программасы әзерләнә

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе «чүп» реформасы белән бәйле проблемаларны хәл итәргә вәгъдә итә. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүләрнең артуы праймериз вакытында кешеләр иң күп биргән сорауларның берсе булган.

- Без халыкның гозерләрен теркәп куйдык. Партия программасында һичшиксез бу мәсьәләләрне дә исәпкә алачакбыз, - диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга.

Шулай ук кешеләр социаль ипотека бәясенең югары булуына зарланган, ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләрен күтәргән. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге сорауларның республика Президентына һәм Хөкүмәткә җиткереләчәген искәртте.

Парламент 30-40 процентка яңарачак

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулардан соң парламент 30-40 процентка яңарачак, дип фаразлый Фәрит Мөхәммәтшин. «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсын ул шул хакта әйткән иде.

- Сайлаулар саен парламент 30-40 процентка яңара, быел да шулай булыр дип көтелә, - диде ул.

Республика хакимияте быел 8 сентябрьдә узачак сайлауларга әзер, дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Татарстан халкы анда актив катнашыр дигән ышаныч белдерде.

- Безнең республикада сайлаучыларның җаваплылыгы югары, кешеләр сайлауларда катнаша. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауда халыкның актив катнашуын, парламентның республикабыз халкы алдында бөтен җаваплылыкны тоеп хезмәт итүен, иң лаеклыларның сайлануын телим, - диде парламент җитәкчесе.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда «Бердәм Россия» партиясеннән кандидат буларак тәкъдим итү өчен алдан тавыш бирү нәтиҗәсендә төзелгән исемлектәге беренче унлык

1) 337 295 тавыш җыйды – Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы

2) 259 034 тавыш җыйды – Владимир Геннадьевич Чагин, «Камаз-Автоспорт» коммерцияле булмаган хезмәттәшлеге директоры, партия әгъзасы түгел

3) 239 811 тавыш җыйды – Альбина Мөнир кызы Насыйрова, «Бала-сити» гомумбелем бирү оешмасы генераль директоры, партия әгъзасы түгел

4) 236 232 тавыш җыйдыМарат Готыф улы Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы

5) 216 250 тавыш җыйды – Илшат Юныс улы Әминов, «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы

6) 187 243 тавыш җыйды Лилия Николаевна Маврина, ТР Дәүләт Советы секретаре, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы

7) 182 805 тавыш җыйдыЮрий Зимелевич Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы

8) 175 415 тавыш җыйдыАзат Кыям улы Хамаев, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры, партия әгъзасы түгел

9) 169 124 тавыш җыйдыТатьяна Петровна Ларионова, «Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды» коммерцияле булмаган оешмасы башкарма директоры, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы

10) 165 368 тавыш җыйдыРадик Рәүф улы Гайзатуллин, ТР финанс министры, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100