Бердәм дәүләт имтиханы расписаниесе билгеле
Рособрнадзор БДИ буласы көннәрне игълан итте.
Быел бердәм дәүләт имтиханы 6 июльдән башлана. 6 һәм 7 июль көнне рус теленнән имтихан була. Балаларны күпләп җыймас өчен, ике төркемгә бүләләр. Бу турыда Рособрнадзор ведомстовосына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
10 июль — профиль дәрәҗәсендәге математика,
13 июль — тарих һәм физика,
16 июль — җәмгыять белеме һәм химия,
20 июль — биология һәм чит телләрдән имтиханның язма өлеше,
22 һәм 23 июль — чит телләрдән имтиханның телдән өлеше.
Резерв көннәр 24 июльгә һәм 25 июльгә билгеләнгән.