Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бердәм архитектура һәм яхшы инфраструктура: Примавера коттедж бистәсе беренче тапкыр Язның Туган Көнен каршылады

6 апрельдә шәһәрнең “Примавера” коттедж бистәсендә киләсе 100 ел дәвамында һәр елны, Язның Туган Көнен бәйрәм итү килешүенә кул куйдылар. Бәйрәмнең махсус кунагы “Күчемсез милек базары рекордлары” дип аталган абруйлы премия иясе Анна Маркина булды. Ул бистәнең барлык халыкара һәм Европа стандартларына туры килүенә инанды.

news_top_970_100
Бердәм архитектура һәм яхшы инфраструктура: Примавера коттедж бистәсе беренче тапкыр Язның Туган Көнен каршылады

Язның Туган Көне

6 апрельдә Казанның Идел буе районында урнашкан “Примавера” коттедж бистәсендә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен бәйрәм – Язның Туган Көне узды. Хәзер ул “Примавера” бистәсендә алдагы 100 ел дәвамында, апрельнең беренче шимбәсендә узачак.

“Бу күп еллар дәвамында бистәдә яшәүчеләр өчен җыелышырга һәм үз-үзеңә өстәмә бәйрәм ясау өчен сәбәп булачак”, - диде бистә төзүчесенең генераль директоры Павел Кострикин.

Әлеге традицияне башлап җибәрү турында рәсми килешүне тантананың беренче мизгелләрендә төзүченең генераль директоры һәм бистәнең идарәче компаниясе җитәкчесе имзалады.

Рәсми өлеш, ягъни сәламләү сүзләре һәм документларга кул куйганнан соң барлык теләүчеләр өчен ялкын ритуалы, кышкы сагыш белән хушлашу уздырдылар –учакта туңдырма таякчыкларын яндырдылар. Моннан тыш, бәйрәм дәвамында ВИА ХИТ музыкаль төркеме чыгыш ясады, кышкы йокысыннан уянган көрән аю биеде. Кунакларга чын үзбәк пылавын, самавырда кайнаган чәй һәм башка эчемлекләр татып карарга тәкъдим иттеләр. Ә балалар өчен махсус мәйданчыкта аквагрим буенча рәссам эшләде. Тантана ахырында мәйданга Туган көн билгесе булган өч катлы зәңгәрсу торт алып чыктылар.

“Бүген беренче тапкыр, әмма соңгысы булмаячагына тәгаен ышанам”, - дип өстәде Павел Кострикин.

Бөтен шанслар да бар

Быел бәйрәм кунагы “Күчемсез милек базары рекордлары” дип аталган абруйлы премия иясе Анна Маркина булды. Ул “Примавера” бистәсенең чыннан да барлык халыкара һәм Европа стандартларына туры килүенә инану өчен килгән. Чөнки бистә “Төбәкара объект №1” һәм “Коттедж бистәсе №1” номинацияләрендә премиягә дәгъва кылучылар исемлегендә.


“Шуларны гына әйтә алам: искиткеч локация, бердәм архитектура, бик яхшы инфраструктура. Җиңүчеләр арасында булу өчен бистәнең бөтен шанслары да бар”, - дип сөйләде Анна Маркина.

Ул шулай ук өч метрлы биек коймалар булмауга да аерым игътибар юнәлтте.

“Күчемсез милек базары рекордлары” премиясенә сайлаганда, әзерлек дәрәҗәсе, төзелеш сыйфаты һәм бердәм архитектура “Примавера” коттедж бистәсенең төп бәяләү критерийлары булган.

Премиядә бөтен дөньядан: Мәскәүдән, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән меңгә якын объект катнаша. Шулай ук Анна, “Күчемсез милек базары рекордлары” премиясенә быел 10 ел тулачагын да әйтте.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 6 июньдә Мәскәүдә узачак. Анда премия тапшыру чарасын алып баручы Ксения Собчак барлык 25 җиңүчене атаячак һәм аларга бүләкләр тапшырачак.


Ел азагында, 2019 елның иң яхшы күчемсез милек объектлары рейтингы төзеләчәк, диде Анна.

“Бу бистәдә яшәүче бәхетлеләрне котлыйм. Һәм сатып алырга теләүчеләрене ашыктырырга телим. Безнең премиядә җиңү өчен бистәнең бөтен шанслары да бар. Шуңа күрә рейтинг чыкканнан соң монда күчемсез милек кыйммәтләнер дип уйлыйм”, - диде Анна.

Бәяләр арту

“Примавера” коттедж бистәсендә йортлар һәм таунхауслар сату рәсми төстә узган елның декабрендә башланды. Бүген бистәдә атнасына ким дигәндә бер йорт сатып алалар. Кайбер категориядәге йортларга ихтыяҗ зур булу сәбәпле, май аенда бистә җитәкчелеге аларга бәяне арттырырга планлаштыра.

“Җәй уртасына кадәр бистәдәге барлык йортларның яртысын сатачакбыз. Шуңа бәйле рәвештә, 15 майга кайбер йортларга бәя күтәрелүен көтәбез”, - диде сату бүлеге җитәкчесе Игорь Шигаев.


“Примавера” – урман янында, 4-16 сутый мәйданлы җир кишәрлекләрендә урнашкан 100 дән артык коттедж һәм 50 таунхаус. Игорь сүзләренчә, бистәдәге иң зур йортларга ихтыяҗ зуррак.Ул зур йорттагы айлык коммуналь түләүләр, шәһәрдәге гадәти өч бүлмәле фатир чыгымнарыннан артмый, диде.

Бистәдәге барлык йортлар да заманча сыйфат таләпләренә җавап бирә. Һәр йортның планировкасы бөтен ваклыкларына кадәр уйланылган. Йортлар чиста эшкәртү эшләренә әзер килеш сатыла. Эчке бизәлеше аерым сатып алучыга бәйле булачак.


“Бездә барысы да бердәм стильдә эшләнгән. Бистә архитектурасы бер төрле ясалган һәм монда булу рәхәт, кечкенә, ямьле әкияттәге кебек”, - диде Игорь Шигаев.

Ни өчен “Примавера” бистәсендә йорт сатып алу уңай

“Примавера” коттедж бистәсе шәһәр үзәгеннән 10 чакрым читтә, Оренбург трактында урнашкан. “Примавера”ның урман һәм зур автомагистраль янында булуы, монда яшәүчеләргә тынычлык белән хозурланырга һәм мегаполис уңайлыкларын кулланырга мөмкинлек бирә. Ни өчен “Примавера” коттедж бистәсендә йорт сатып алуның уңай икәнен “Татар-информ” хәбәрчесенә төзүченең генераль директоры Павел Кострикин сөйләде.

Басым ясап торучы коймалар юк, ирек хисе барлыкка килә

Бөкеләр юк, транспорт юлларының уңайлы чишелеше

Тулы әзерлек, бернинди дә төзелеш булмаячак

Экология


Ул хәзерге вакытта коттедж бистәсендә зур булмаган пекарня ачарга теләгән яшь эшмәкәрләр эзләү белән мәшгуль булуын да әйтте. Шул ук вакытта ул аренда өчен бик отышлы шартлар тәкъдим итәргә әзер. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100