Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бераз шаша башладым, муенда уйный башладым» - яшьләрдән карантин такмаклары

Үзизоляция чоры иҗат белән шөгыльләнү өчен менә дигән мөмкинлек. Яшь музыкантлар да тик утырмый, карантин турында треклар иҗат итә башлаганнар.

news_top_970_100

Музыкант Ислам Вәлиев Инстаграм битендә #CollabaWithMalsi исемле эксперименталь сәхифә башлап җибәргән. Әлеге сәхифәнең беренче кунагы - яшь актер Байбулат булган. Роликлар сериясенең идеясе буенча, Ислам музыка әзерли, Байбулат сүзләрен. Шулай итеп, карантинга багышланган яңа композиция туган.

Байбулатның җыры менә болайрак яңгырый:

«Карантиннан мин туйдым, тегендә-монда утырдым, ипи, бәлеш ашадым, хатын битен кашыдым, ютуб, тик-ток карадым, кино-сериал карадым, бераз шаша башладым, муенда уйный башладым. Ашадым да кашыдым, кашыдым да йокладым, ашадым да ашадым, бераз шаша башладым». Байбулат әлеге такмакны шашкан кеше образына кереп җырлый, хәтта муенында да музыка уен коралындагы сыман уйнап күрсәтә.

Инстачылар әлеге композицияне яратып кабул иткәннәр.

«Хит», «Көлдердегез», «Бик яхшы, ут», «Мең тапкыр карадым, шәп», — дип яза алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100