Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Берәүгә берәү кирәк - 2 өлеш (Кәрим Кара)

Җиткән кыз, акмы, карамы ул, матурмы, ямьсезме, акыллымы, җүләрме, ябыкмы, юанмы, сәламәтме, гарипме – серле табигать кануннарына буйсынып егетләр турында, егет белән кыз мөнәсәбәтләре турында хыяллана башлый.

news_top_970_100

1 өлеш.

Ахыры.

Акыллы кыз иде Зөлфия, күңеле дә изгелектә иде. Тәңре тазалыкны әзрәк бүлгән икән, үзенең монда бер гаебе юк бит, өйдәгеләр дә аңа гел яхшылык телиләр, әти-әнисе аны абыйларыннан ныграк та ярата әле. Күп вакытын өйдә үткәргәч, ул үзенең хәленнән килгән шөгыльләргә өйрәнеп алды: бәйләм бәйләде, чигү чикте, әнисенең иске «Зингер» тегү машинасында күлмәкләр, башка кирәк-яраклар тегәргә остарып китте. Үзенә тиң ахирәт тә тапты ул. Күрше урамда яшәгән Кәримә исемле кыз да артриттан соң аяк-куллары тыңлашмас булып калган икән, култык таякларына таянып барып эзләп тапты шуны, аерылмас ахирәтләр булып киттеләр. Яңа ахирәте пешеренергә бик оста булып чыкты. Ике кыз төрле ашамлыклар хәзерләп мәш килделәр плитә янында.

Җиткән кыз, акмы, карамы ул, матурмы, ямьсезме, акыллымы, җүләрме, ябыкмы, юанмы, сәламәтме, гарипме – серле табигать кануннарына буйсынып егетләр турында, егет белән кыз мөнәсәбәтләре турында хыяллана башлый. Нәрсә була икән ул ярату, кочаклашу дигәннәре, абау иреннәргә иреннәрне терәп үбешәләр дә икән дә ул, ничек инде шул мәхәббәтсез сиңа кагыла, әле бер юрган астында да йоклыйлар диләр һәм егет кешеләр ирек бирәләр имеш тә үзләренә, шуннан теге... Абау, оят уйларга да, анысы нәрсә була икән тагын, дип әллә нәрсәләр уйлап бетерәләр. Ярыймы, ярамыймы, мондый уйларның бер кыз баланы да урап үткәне юк әле. Шулар җилкенләндерәләр, дулкынландыралар гүзәл затларның чыгардай булып типкән йөрәкләрен.

Кыш җиткәч, көтмәгән-уйламаган җирдән Зөлфия дә килеп эләкте шул могҗизалы җәтмәгә. Кыш көннәре кая гына бара инде ул, шуңа күрә күп вакытын ялгызы өйдә үткәрә торган иде. Кайчакларда бераз күңел күтәрү өчен, телефон аша башына килгән теләсә нинди номерны җыеп, таныш булмаган кешеләрне шаяртырга ярата иде ул. Ниндидер исемнәр әйткән була, төрле тузга язмаган сораулар бирә, телефонны алган кемдер гаҗиз кала кызның сөйләүләреннән. Соңыннан Зөлфия ул сөйләшүләрне исенә төшереп, рәхәтләнеп көлеп куана. Бервакыт телефонны тавышы буенча чамалаганда, егет кеше алды. Зөлфиянең җүләр сорауларына ачуланмады, киресенчә, әле аның уенына катнашып китте, төрле кызыклар сөйләп күңелен ачты. Шулай озак кына сөйләштеләр алар. Егет кызның иртәгә дә шалтыратуына вәгъдәсен алып кына трубканы куйды.

Сөйләшә-сөйләшә уртак фикерләре барлыгы ачыкланды, нәрсәләр турындадыр кызып-кызып бәхәсләштеләр, бер-берсе турында көннән-көн күбрәк белделәр. Егетнең исеме Заһит икән, озак вакытлар иркенләп сөйләшә алуының да сере ачылды: янгын сүндерүче булып кизүдә тора икән ул.

Бу телефон аша сөйләшүләр Зөлфияне үзгәртте дә куйды.Үзенең өс-башына игътибарлырак була башлады, башкалар күрмәгәндә озаклап көзгедән үзенең йөз сызатларын тикшерде, бизәнергә-төзәнергә күп вакыт бүлде. Берәр сәбәп аркасында Заһит белән сөйләшми торсалар, тәмам чиргә сабышты. Хыялында егетнең йөзен төсмерләргә тырышты, ягымлы тавышын уйлап хисләргә бирелде.

Яз башланганда Заһит һәр сөйләшкән саен очрашыйк дип ялынды, син миңа ошыйсың, интектермә, зинһар, сыңар күз белән генә булса да күрим, дип очрашу таләп итте.

Шундый матур язлар килгән иде ул елда, әллә Зөлфия генә моңа кадәр белми-күрми йөргән табигать матурлыгын. Төрлечә итеп очрашу мизгелләрен озаккарак сузды кызыкай, кырык сәбәпләр тапкан булды. Моңа кадәр үзара барысы турында да сөйләшеп беткән булсалар да, Зөлфия ниндидер эчке сиземләве белән үзенең зәгыйфлеге хакында Заһитка әйткәне булмады. Әйе, озын кыш буена бер-берсенә берегеп беттеләр алар, якын кешеләргә әверелделәр, әмма егет аны шундый халәттә күрсә нәрсә дияр? Шунысыннан бигрәк тә курка иде Зөлфия.

Төрлечә уйлаганнан соң, ул очрашуга барырга булды. Иптәш кызы Кәримәне дә үзе белән алды. Күпкә алдан килеп парктагы скамейкага утырдылар алар, култык таякларын шунда үскән куе сирень куаклары арасына яшерделәр. Читтән караганда башкалардан һич тә аерылып тормыйлар иде үзләре. Зөлфия ахирәтенең чирдән таяк юанлыгы гына калган аякларын каплар өчен озын итәк кияргә мәҗбүр итте, ә үзенең аяклары аның ни җитте кызларныкыннан күпкә матуррак та иде, тик менә кузгатып кына булмый үзләрен ...

Билгеләнгән вакыт җиткәч егет килде. Шаярып-көлеп кызлар белән рәттән килеп утырды, нәрсәләрдер сөйләгән булды. Шундук сизде Зөлфия, ошатты аны Заһит, гел аңа гына карап торды. Ошатмаслыкмыни? Таралып төшкән калын алтынсу чәчләр, куе керфекләр, фирүзәгә тиң зәңгәр күзләр, чиядәй янып торган иреннәр. Гәүдәсенең өске өлеше тәртиптә иде аның: кабарып торган горур күкрәкләр, кысып буылган нечкә бил, кигән киеме дә ярыйсы гына...

Егет урынында утырып түзми, кызларны йөреп килергә кыстый башлады, кафега чакырды, егетлеген күрсәтеп сыйларга иде исәбе чибәркәйләрне. Монысына инде Зөлфиянең коты очты, якыны яныннан титаклап барырмы култык таяклары белән? Зөлфиянең ай-ваена карамый Заһит аны тартып торгызмакчы булды, кыз җайсыз кыланып көлтә төсле асфальтка авып төште. Агарынып калган егет, нәрсә булганын аңлап җиткермәстән, һаман Зөлфияне тарткалап аякларына бастырырга булашты. Шунда иптәш кызы Кәримә арага керде:

Тимә аңа, йөри алмый ул. Әнә агач арасыннан култык таякларын алып бир!

Аптырашта калган Заһит куаклар арасына кереп китте, Зөлфия тотына-таяна урынына утырды. Чыкты кулларына таяклар тотып Заһит, кызлар ягына карамаска тырышып, таякларны скамейка читенә сөяп куйды да йөгерә-атлый китеп тә югалды. Яшьләренә буылган Зөлфия шул чакта ант итте: мин башка бер егеткә дә күтәрелеп карамаячакмын, кияүгә чыкмаячакмын. Хәер, кем алсын инде бер гарипне үзенә кәләш итеп...

* * *

Зур шәһәрләрдә, гадәттә, табигать тарафыннан үгисетелгән затлар, гарипләр, оешмалар оештырып, бер-берсенә хәлдән килгәнчә ярдәм итеп, бербөтен булып яшәргә омтылалар. Зөлфия бәхетеннән әнә шунда үз тиңдәшләрен барып тапты. Ниһаять, күңеле урынына утырды аның. Янында үзе кебек берәр саны җитлекмәгән кешеләр, әмма андамыни хикмәт? Уй-хыяллары бер иде аларның, аралашулары җиңел иде, бар яклап та әйбәт иде инде бу урында кызыкайкага. Көннәренең күп өлешен ул оешмага бүлеп бирелгән кысан гына бинада үткәрә башлады. Чирләр, дарулар, дәваханәләр турында гына түгел иде сөйләгәннәре, тормыштан зарланып яшь түкмәделәр, кайнап торган тормыш белән яшәделәр. Бер иске генә «УАЗ»ик беркетелгән иде аларга. Һич тик тормады машина. Әле җыелышып җәйге матур көннәрдә табигать кочагына чыктылар, кино, театрларга бардылар, төрле кул эшләре әзерләп, детдом балаларына бүләкләр илттеләр, җырладылар, биеделәр, концертлар куйдылар хәтта. Санап-исәпләп бетерерлек кенә түгел иде эшләрен.

Зөлфиянең уйламаган яктан осталыгы ачылды: бик килештереп рәсемнәр төшерергә остарып китте ул. Хәтта оешманың гербы да аның куллары белән ясалды: яшел яфраклы сынган нечкә генә агач кәүсәсен терәтеп торган култык таягы! Барысы да бик ошаттылар Зөлфиянең рәсемен. Хас безнең язмышны чагылдыра диештеләр. Хәер, арада талантлы иптәшләре күп иде: кайсы шигырь яза, кайсы өздереп җырлый, артистларың читтә торсын.

Әнә шулай өч еллап вакыт узып китте. Бу вакытта Зөлфиянең язмышында авыр сынаулар да булды. Бер-бер артлы пенсия яшенә дә җитәлми, әтисе белән әнисе үлеп киттеләр. Гомер буе агулы цехта эшләүләре кыскарткандыр инде гомерләрен. Ярый иптәшләре Зөлфиягә терәк булдылар, хәлләреннән килгән кадәр ярдәм иттеләр, кызның ялгызын калдырмадылар. Бу вакытта олы абыйсы гаилә корып, ерак Сахалин утравына барып урнашкан иде. Хезмәттә булган икенче абыйсы: «Армиядә калырга булдым», - дип хат язды. Шулай итеп Зөлфия ялан кебек фатирда ялгыз башы торып калды.

Уты чыгып торган кыз бирешмәде, үз тормышын үзе көтәргә өйрәнде, теләсә нинди эшне эшләргә җайлаша иде ул. Әгәр кайчандыр биргән антына тугры калган булса, тормышы тыныч кына барган булыр иде тәгаен.

Көтмәгәндә-уйламаганда аларның кечкенә коллективында яңа кеше пәйда булды. Тубыктан аяклары киселгән, Зөлфиядән дүрт-биш яшькә яшьрәк булган, шомырттай кара күзле Шамил исемле егет иде ул. Егет бик дуамал иде, аякларым юк дип тормады, тубык башына күннән тегелгән бияләйләр кидереп, коридорларны бер итеп чабып йөрде. Теленә шайтан төкергән иде үзенең, кайдан уйлап чыгарып тора, аны тыңлый-тыңлый, тәгәрәшеп китеп көләләр иде барысы да.

Зөлфия аны энекәше төсле кабул итте, тегендә чаптырды, монда йөгертте, кырык төрле йомыш тапты, һич эшсез тотмады. Әнә шул Шамил ай үтмәде Зөлфиягә миңа кяүгә чык дип бәйләнә башлады. Яратам, синнән башка яши алмыйм дип үзәгенә үтте, тыныч кына атларга ирек бирмәде. Зөлфия көлеп кенә карады аның кыланышларына, барысын уенга борды, артык бәйләнә башласа кычкырткалап та туктатты. Аның яшендә Зөлфиянең башында да җил уйный иде, сөйләр- сөйләр дә туктар әле, дип уйлады. Ә егет өзмәде дә куймады.

Әлбәттә, тирә-яктагылар да сизделәр эшнең нидә икәнен. Бердәнбер көнне җитәкчеләре Галия Гафуровна Зөлфияне аерып алып калды. Алдына кайнар чәй куйды, өстәлгә печеньелар таратты. Шуннан үзе дә Зөлфия янына килеп утырып авыр сулады.

Синең Шамил турында уйларыңны беләсем килгән иде, - дип ерактан уратып башлады ул сүзне.

Нәрсәсен беләсе, бер күп сөйләр инде шунда, - диде Зөлфия ваемсыз гына.

Алай димә, Зөлфия, ул ир кеше, ә без хатын-кызлар. Раббыбыз безне бу дөньяга парлы-парлы яшәсеннәр өчен яраткан, - дип һаман үзенекен каерды апасы ипләп кенә.

Мин кияүгә чыкмыйм, берүземә дә бик әйбәт әле. Әнә сез дә бар гомерегезне ялгыз яшәгәнсез, - дип өзә сукты кыз.

Шуңа үкенәм мин, Зөлфиякәем. Миңа да тәкъдим ясаган берәү булды, ә мин исәр кире каккан булдым. Яшьлек юләрлеге инде... Беләсеңме, хатын-кыз бәхете гаиләдә. Әгәр сиңа Раббыбыз андый мөмкинлек бирә икән ике куллап ябыш. Шамил начар егет түгел, синең өчен утка керергә әзер. Соңыннан миңа рәхмәтләр укырсың әле...

Галия Гафуровнаны нык хөрмәт итә иде Зөлфия, аның сүзләре кызыкайны уятып җибәргәндәй булды. Чынлап та Шамил бик-бик якын бит аңа, бары тик моның турыда уйларга гына курка. Гарип, имеш, ул! Кешегә калган көне юк ич әле. Гарип кешеләрнең бәхетле булырга хаклары юкмы әллә? Шулай үз-үзе белән бәхәсләшеп, тиргәшеп атна буе иләс-миләс йөрде дә «әйе" диде Шамилга. Тегенең ничек шатланганын күрсәгез иде сез!

Бергәләшеп бик тә күңелле туй үткәрделәр. Шамилнең әтиләре яшьләргә инвалидларга яраклаштырып эшләнгән машина бүләк итте, башка төрле матур-матур бүләкләр дә күп булды. Барысы да аларга тиң-тигез тормыш, бәхет теләделәр.

Бик тә бәхетле яшәп киттеләр алар Зөлфиянең фатирында. Чынлап та, хуҗалыкчан ир булып чыкты Шамиле. Коридорга бер дигән шкаф эшләп куйды, күгәненнән ычкынып барган ишекне яңартты, балконнга тәрәзәләр куйды хәтта. Дөресрәге, икәүләп эшләделәр. Уйлавын Зөлфия уйлады, бар акыллы киңәшләр аннан булды, иренә кулыннан килгән кадәр ярдәм итте.

Башта алар бала булмас дип нык курыкканнар иде. Ходаның рәхмәте, нәкъ вакытында авырга калды Зөлфия. Тугыз айдан тупырдап торган кыз күтәреп кайтты. Дөресен әйтсәк, үзе күтәрмәде, Шамиле дә бу җаваплы эшкә булдыра алмый иде, әти-әниләре булышты, рәхмәт төшкерләре. Нинди генә булмасын, киленнәрен яраттылар алар.

Икесе бер кешегә тормаган ир белән хатынга бала караулары ничегрәк булганын кем күз алдына китерә алыр? Юешләнгән юргәген алыштыру да зур проблема иде алар өчен. Юарга алынсалар, шабыр тиргә төшәләр иде: берсе тубыкланып баланы тота, икенчесе урындыкка басып су коя –галәмәт инде менә. Ничек итсәләр иттеләр, үстерделәр сабыйларын. Шулкадәр вакытта бер тапкыр төчкереп тә күрсәтмәде Тәслимә, таза булды.

Халыкта сүз бар: кар башына кар җитә, кыз башына кыз җитә. Зөлфиянең иң якын ахирәте Сәрвиназ ешлады аларга. Борылган саен килде, ярдәм итәм дип ышандырды, җае килгән саен Шамилгә карап мәгънәле елмайды.

Сукыр да булган икән Зөлфия! Сәрвиназ аннан күпкә яшьрәк иде, зәгыйфлеге дә күзгә ташланып тормый, бары бераз аягын сөйрәп йөри, йөзе дә курчакныкы төсле. Килгән саен ахирәтенә машина белән каядыр барырга кирәк булды: аптекадан дару аласы, табибка күренәсе, ерак ательедан күлмәген алып кайтасы. Шамилен үзе куалаплар җибәрде Зөлфия, бар үзебезнең кешегә ярдәм ит, янәсе.

Яшь әнинең хәлен белергә килгән иптәшләре бу йөрүләрнең яхшыга булмаганы турында аңлатырга тырышып карадылар аңа. Зөлфия көлеп кул гына селтәде. Шамиле аны гына ярата, кызы өчен дә үлергә тора ләбаса. Ә менә атна элек Шамил кайдадыр йөреп кайтты да шугалап йөреп үз киемнәрен чемоданга тутырырга тотынды. «Мин үз эзләгәнемне таптым, Сәрвиназ белән кушылырга булдык», - дип аңлатты гаҗәпләнеп карап торган Зөлфиягә. Сүз дә әйтә алмый артыннан карап калды Зөлфия.

Ул көнне ярсып-ярсып елап икесенең утта януларын теләде. Икенче көнне, Шамил җирләр тырнап ялынса да, кире кертмәскә булып бетте. Ә ире өченче көнне дә кайтмады, суга төшкәндәй гаип булды. Менә шул чакта кара кайгыга калды инде Зөлфия. Ничек яшәргә тиеш соң инде ул, тәнендә күбәләк булып талпынган җанын саклап, җиде айлык баласын аралап. Ничек яшәргә?..

Йокымсырап киткән Зөлфияне ишек каккан тавыш уятып җибәрде. Кем дип тә уйларга белмәгән хатын кабалана-кабалана кофтасын иңенә япты, подшипникларны зырылдатып ишеккә ашыкты. Чыгардай булып тибә иде аның йөрәге. Ни булса да булыр дип келәне ычкындырды, анда... Шамил басып тора иде...

«Үә-ә-үә-ә», - дигән тавышка ныклап уянып китте ул. Тәслимәсе сөт сорап уянган икән. Сәгать алтыга якынлашкандыр инде. Сөт җылытып, баланы тынычландырып әллә күпме вакыт үтте. Тагын урынына ятып утны сүндергәч, ул тагын бәхетле төшен исенә төшерде. Төш кенә икән...

Менә бу иге-чиге булмаган Җир шарында яшәгән булалар кешеләр, һәрвакыт нидән дә булса канәгать түгел үзләре: өйләре бар килеш зуррагы турында хыялланалар, миллион акчасы булганының икенчесен эзләп үтә гомере, томау төшсә танауларына - зык кубалар. «Бәхетсез мин !»- дип зар елыйлар. Кызык була инде адәм баласы. Зөлфия ике дә уйлап тормый алар бәхеткә санаган әйберләрдән баш тартыр иде. Керфеге дә селкенмәс иде ичмасам. Гариплегенә дә разый булыр иде. Бары Шамиле янында булсын иде аның. Икәү бергәләп, кулга кул тотынышып каршыласыннар иде язмыш авырлыкларын, бергә шатлансыннар, бергә сагышласыннар иде. Кызларын дүрт саны төгәл, акыллы , тәүфыйклы бала итеп үстерсеннәр иде. Шул чакта бу җирдә Зөлфиядән дә бәхетлерәк бер кеше дә булмас. Менә хәзер уяу чакта ишекне каксыннар иде. Зөлфия ачып җибәргәндә анда киң елмаеп Шамиле торсын иде һәм аны киң күкрәгенә кысып әйтсен иде:

Сез миңа кирәк! Кызым-алтыным кирәк… Син кирәк миңа, Зөлфиям!..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100