Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Берәү булса, бу хәлне яшерер иде» – Данир Сабировның борынына ут капкан

news_top_970_100
«Берәү булса, бу хәлне яшерер иде» – Данир Сабировның борынына ут капкан
"Татар-информ" архивы

Җырчы Данир Сабировның борынына сәхнә артында ут капкан. Әйе, әйе, нәкъ шулай! Кеше ышанмаслык бу хәл турында юмор остасы үзе Телеграм каналында хәзер инде көлеп сөйләгән. Ә ул чагында бер дә көлке булмагандыр, мөгаен. Аллам сакласын...

«Дуслар, сезгә миннән лайфхак: ничек бушка «эпиляция» ясарга?!

Айдар Тимербаев концертында (күптән түгел генә узды – авт.) чыгыш ясаучыларны экраннан зурайтып күрсәтәчәкләрен белгәч, мин, дөресрәге, хатыным: «Борыныңнан йоннар чыгып тора, матур түгел, кисеп атырга кирәк», – диде. Без бит инде сәхнә артында, кул астында гына кайчы да юк. Башка типте бит, тиз генә «зажигалка» белән өтеп кенә алам да, чип-чиста була, минәйтәм...

Ут капты борынга! Хәзер бөтенесе сорый... Күрәсезме, борынымда... Менә шулай булды инде, кыскасы. Шуңа күрә, берүк, мондый әйберне эшләмәгез. Минем кадәр кыйланмагыз. Авыртуын белсәгез...» – дип сөйләгән Данир Телеграм дусларына борынындагы яраны күрсәтә-күрсәтә.

«Матурлык корбаннар сорый», «Җүләр син! Кем синең борын тишегеңә карый инде!», «Уф, үтерәсез!», «И-и, үзегез бигрәк беркатлы да инде», «Әстәгыфирулла, булмаган эш белән, янып үләрсең», «Аларны йолкып кына алсаң ярамый идеме?», «Могҗиза син, Данир энем», «Картаеп та акыл кермәс икән», «Борындагы чәчләрне йолкырга ярамый», «Малышева да, борындагы йоннар вируслардан саклый, дип сөйләде. Әй, әрәм дә иткән», «Жәлләдем, кәнишне, ну, көләсе килә», «Бигрәк ихлас кеше инде син, Данир. Берәү булса, бу хәлне яшерер иде...», «Үзегез акыллы гына кеше инде. Ярар әле чәчегезгә ут капмаган», – ише би-и-ик күп комментарийлар язганнар җырчының язылучылары.

Бөтен гаепне Данирның үзенә түгел, ә хатыны Миләүшәгә аударып калдыручылар да булган: «Хатының кая карый, ай-яй-яй! 23 февральгә яисә башка берәр бәйрәмгә триммер бүләк итә ала бит инде! Беркая барырга да кирәкми. Янмыйсың да. Үзеңне сакла, Данир. Син безгә кирәк...», «Миләүшәне әйтер идем...» – дигәннәр алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100