Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов юл һәлакәтенә очраган

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов юл һәлакәтенә очраган
"Татар-информ" архивы

Ришат Фазлыйәхмәтов юл һәлакәтенә очраган. Бәхеткә, җиңел котылган, әмма караватта бераз «иркәләнеп» ятарлык булган.

«Җомга көнне буран дулауга карамастан, дустым белән юлга чыккан идем. Кызык булдык бит әле. Кар астында боз булу сәбәпле, машина белән идарә итә алмыйча, юл кырыена чыгып очтык. Ярдәм көткәндә, әзрәк туңганмын, кичә температура белән ятып алдым. Күптән «ял итәсем килә» дип йөри идем. Менә сиңа мә! Уйларны чамалап уйларга кирәк икән.

Бүген «как огурчик» кар көрәп кердем. Организм белән, Яңа елга кадәр буран чыгарып эшләргә, аннары ял бирәм, дип килешеп куйдым.

Ашыгыч эшләрегез булмаса, өйдә генә утырыгыз, димәкче идем. Вәт дулый, дулый, минәйтәм.

Тәтишка да, бу хәлләрне белгәч, шул чама дулады. Буранда юлга чыккан өчен бераз эләкте.

Нәтиҗә: Тышта буран булса булсын, өйдә буран булмасын», – дип язган социаль челтәрдәге битендә җырчы.

Ришат, төренеп, чәй эчеп утырган фотосын да куйган. Фото гына караучы аны, төрек киносында төшә, дип уйлаган. Калганнар артистка Тәтишканы (Ришатның хатыны Эльмира) тыңларга, юлларда сак булырга киңәш иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100