Пәйгамбәребез берәр нәрсәгә сөенсә болай дип әйтә торган булган:
Әлхәмдүлилләһил-ләҙи бинигь-мәтиһи тәтиммүс-салихәт.
«Аллаһка барча мактау! Аның нигъмәте белән изгелекләр эшләнә».
Ә инде пәйгамбәребезгә берәр нәрсә ошамаса, болай дип әйтә торган булган:
Әлхәмдүлилләһи галә күлли хәл
«Нәрсә генә булса да, Аллаһка барча мактау!» (Ибне Мәҗәһ, 3803).
«Каләм» нәшрияты җыентыгыннан