
Телеграмда Татарча хәдисләр дигән канал бар. Биредә хәдисләрнең чыганаклары күрсәтелгән хәлдә татарчага тәрҗемәләре бирелгән. Каналны ТР мөселманнарының Диния нәзарәте тәкъдим итә.
Төчкерү турында хәдистә болай әйтелә:
«Сезнең берегез төчкерсә, «әлхәмдүлилләһ галә күлли хәл» (Һәрбер халәттә дә бөтен мактаулар Аллаһы Тәгаләгә булсын) дип әйтсен. Аңа җавап кайтарган кардәше аңа «ярхәмүкәллаһ» (Аллаһы Тәгалә сиңа рәхимле булсын) дип әйтсен. (Һәм төчкергән кеше): «Яһдиикумуллаһу уә юслиху бәәләкүм» (Аллаһы Тәгалә сезне туры юлга бастырсын һәм эшләрегезне төзек кылсын), – дип әйтсен.
Сүнән Әбү Дауд, 5033 Сүнән Тирмизи, 2741 (Әбү Әййүб әл-Әнсаридән)

Фото: © телеграм-каналдан скриншот, https://t.me/tathadisler
Расүлүллаһ салләллаһү галәйһи вә сәлләм төчкергән вакытта йөзен кулы яки киеме белән каплый һәм тавышын кысырга тырыша иде.
Сүнән Әбү Дауд 5029 Сүнән Тирмизи 2745

Фото: © телеграм-каналдан скриншот, https://t.me/tathadisler
Сезнең (арагызда) берегез төчкереп, Аллаһы Тәгаләне мактаса («әлхәмдүлилләһ» дип әйтсә), аңа («ярхәмүкәллаһ» дип әйтеп,) хәер догада булыгыз. Ә Аллаһы Тәгаләгә мактау укымаса, хәер доганы укымагыз.
Сахих Мөслим, 2992

Фото: © телеграм-каналдан скриншот, https://t.me/tathadisler
- Хәдис: Гайбәт сөйләү – кеше итен ашауга тиң