Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Берүзенә дүрт хатын (Зәмирә Сәмигуллина)

Буйдак Рөстәмнең бер үзенә дүрт хатыны бар хәзер. Борынына чиертте Шамилнең. Эшкә килер хәл юк, хатын-кыз белән сөйләшә дә белмисең, дип көн саен җанына тия.

news_top_970_100

Әйтерсең үзе сөйләшә белеп өйләнгән инде. Сөйләп тора тагын! Исереп үзе йоклап ятканда авыл егетләре кызны кертеп куйган инде янына. Рөстәмне белми дип уйлый бугай. Әллә ниләр белә ул, әйтми генә. Юкка гына йомранмыни аның кушаматы? Авылда өч-дүрт Рөстәм алар. Берсенең дә кушаматы юк, ә менә буйдак Рөстәмне йомран, диләр.

Әллә ни үпкәләми ул кушаматына. Чыннан да, үзен йомранга охшата ахрысы. Үз өненә керә дә бикләнә, күңелен дә ачмый. Эшенә барса да, башын аска иеп, дәшер-дәшмәс кенә үзенә йөкләнгән эшне башкара да, тизрәк кайту ягын карый. Айга бер тапкыр акча алган көннәрдә йомран кебек башын чыгарып, кайда, кем, нишли дигән сыман, тирә-якны күзәткәләп ала алуын. Кызып киткән чакларда ферма мөдиренә, төнлә ферма юлын таптаган авылдашларының кем икәнлеген дә әйтеп ташлый. Ну, аннан эләгә инде үзенә авылдашларыннан! Рөстәм икәнен каян беләләр диген син? Соңгы вакытта ул шөгылен ташлады әле. Колхоз рәисе, мунчаңа коры утын китертәм, җәй бозау бирермен, дип тә юмалап карады. Тыңламады Рөстәм. Барыбер алдыйсың син, китермисең, дип әйтәсе килсә дә кирелеген күрсәтте. Башкача ләм-мим. Фураж, катнашазык чәлдерүчеләр турында бер сүз чыкмады Рөстәмнән.

Болардан да кызыклы һәм кирәкле яңа шөгыле дә барлыкка килде. Апасының кече улы үзенә илле меңлекне алгач, үзенең иске телефонын Рөстәм абыйсына бүләк итте. Шундагы ватсап дигән хикмәтле нәрсәдә эшләргә дә өйрәтте. Ничек язарга, открыткаларны ничек җибәрергә - барысына да тиз төшенде Рөстәм. Энекәше бер кайтуында танышу төркеменә дә кертеп куйды үзен.

Кемнәр генә юк анда малайкаем! Карап утыра торгач, үзенең авылдашы Гомәрне дә күреп шаккатты. Бригадир Гомәрнең телефон номеры үзенекендә сакланмаган булса, белмәс иде. Шуннан гына ачыклады. Өч баласы була торып, Гомәр дә танышу төркемендә утыргач инде, дип тел шартлатты Рөстәм. Әмма кешегә чыгып сөйләмәде. Астыртын гына тыңлап, укып утырды. И, матур сайрады Гомәр. Төркемдәге кызлардан фотоларын сорап, үзен өйләнмәгән егет итеп таныштырып мәш килде.

Ике ай чамасы вакыт узгач, беленгән бригадирның кызлар аулавы. Хатыны телефонын күреп, ватсабын укыган да тавыш чыгарган. Төркемдәге кызлар белән очрашу билгеләгәннәр икән. Анысын төркемдә түгел, аерым язышканнардыр инде. Рөстәм аның кадәресен үк күрмәде. Шуннан югалды бригадир ул группадан.

Танышлары күренмәгәч, Рөстәм дә батыраеп китте. Кызлар байларны гына ярата дигән сүзгә ышанып, ул да үзен бай, өйләнмәгән егет дип таныштырды. «Авылда торсам да, ике катлы йортта яшим, капка төбендә иномарка тора, 50-60 баш сарыгым бар, яшем утызда», — дип таныштырды үзе белән. Язуын язды да, Хуҗа Насретдин кебек үз ялганына үзе ышанды.

Берзаман хатлар ява башлады Рөстәмгә. Фотографиясен сорап аптыраттылар. «Күрешкәч күрерсез», — дип кенә җаваплады андыйларга. Артык күп сораулар яза торгач, эшем күп, дип кайчакларда язудан туктап та торды. Ул минутларда яңгыр тамчысыннан череп төшкән баскыч идәненә утырып, тәмәкесен көйрәтте егет. Шул мизгелдә үзен чыннан да ике катлы йортта яшәүче, иномарка хуҗасы, алай гына да түгел, дүрт хатынлы бай ир, дип күзаллап ләззәтләнде.

Дүрт хатын… Роза, Илүсә, Әлфия, Гөлия… Менә шушы кызлар гына ошады Рөстәмгә. Калганнары йә юан, йә артык нечкә. Кайберсенең тавышы ошамый, кайсының эше авылга туры килми. Рөстәм берәм-берәм һәркайсы белән уйларында яшәп карады. Әлфиясе яхшырак булыр, авылда да фермада эшлим, ике балам бар, ди бит. Фермада эшләгәч, сарык асрауның да рәтен белә, балалар да әзер. Ә, юк, ялгыша Рөстәм. Шундый байлыгы була торып, нигә кеше баласы карап ятарга? Сарыкны үзе дә үстерә ул. Әлфияне исемлектән сызарга.

Илүсә яхшырак булыр. Анысы пешекче икән бит. Ул чакта кибеттән әзер пилмән, катырылган кәтлит сатып алып ашамыйсың инде. Көн саен кайнар аш, пилмән, коймак, өчпочмак…Ә, юк, пешекче хатыннар артык юан була. Рөстәм үзе әнә ничек нечкә. Андый юан хатын алып кайтса, тавыкларына кадәр көләчәк үзеннән.

Иң яхшысы — Роза инде. Исеме дә чәчәкнеке. Шәһәр тулай торагында ятмасын интегеп. Менә монда никадәр иркенлек! Уртак бәдрәфкә дә чират торасы юк. Ашау әзерләү өчен кухняда чират торасы да түгел. Берүзеңә никадәр тормыш.

Юк, Гөлия яхшырак булыр. Роза шәһәрнең нәзберек чәчәге булып беткән инде ул хәзер. Кайтса да озак тормас. Ә менә Гөлия килсә, мәңге китмәячәк. Өч малае белән килеп төпләнсәме, куып та җибәрә алмыйсың. Балалары булса соң. Балалар ярата Рөстәм. Тик, менә…тик дигән нәрсә бар бит. Хәзер Илүсә, Әлфия, Роза үпкәләячәк бит Гөлияне алып кайтса. Аларга ничек аңлатыр. Ватсаптагы төркемгә, мин өйләндем, дип ничек язарга кирәк? Калган кызларның өметен сүндереп яшәгәч тә кызык түгел бит. Шушы көйгә генә торып тораем әле, дип үзенә үзе җавап бирде. Төгәл җавап.

Соңгы вакытта Рөстәмнең авызы гел ерык булуына кибеттә сатучы Сания дә аптырады. Башын аска иеп кенә йөрүче оялчан егеткә җан кергәндәй тоелды. Шатлыгы йөзенә үк чыккан. Менә ватсап нишләтә икән! Чын тормышта кыюлыгын җыеп сүз әйтә алмаган егетләр дә ватсап тормышында үз сүзен әйтә, мәхәббәт аңлата, кайчакта ачулана, мин - ир кеше, диеп күкрәк суга, ике катлы йортка тиенә…Рәхмәт яусын ватсапка!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100