Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Берүзем өч бала үстерәм, урын өстендәге иремне карыйм, тилмергән чагым...»

Дусларын шаярулары белән көлдергән, күңелен ачкан Руслан мунчадан алпан-тилпән атлап чыкты, авызын кыегайтып көчкә сөйләште.

news_top_970_100

Лениза белән Руслан яшь гаилә булуга карамастан, бай тормышта яшәделәр, аларның фатирларындагы ремонт биш подъездлы ун катлы йортка берәү булгандыр. Лениза үзе бик аз хезмәт хакы алып эшләде, ире дә өеп ала торган урында эшләми иде. Күрәсең, әти-әниләре хәлле кешеләр булгандыр. Алар икесе дә кыйммәтле машинада җилдерә, елга ике тапкыр җылы якка бармыйча калмыйлар. Уллары шәхси балалар бакчасына йөри. Кызларын ишегалдындагы мәктәпкә йөртмичә, машина белән икенче районга илтәләр иде, аннары — төрледән-төрле түгәрәкләргә. Кеше арасында соңгы мода буенча киенүләре белән аерылып торалар, шулай ук үзләрен эре тотулары да сизелә иде.

Аннары Лениза өченче балага узды, бик ябык ханым матур булып түгәрәкләнеп китте. Тик бала көтү шатлыгы бер мизгелдә эреп югалды. Лениза алты айлык корсак белән йөргәндә гаиләләренә кайгы килде. Шуннан Лениза озын кара күлмәген, башындагы кара тасманы салмады, тормыш, борчылу басты аны. Көмәнле булса да, кечкенә генә гәүдәле ханым кибеттән зур сумка күтәреп кайта, йөзе борчулы, кәефе юк, тормыш дилбегәсе берүзенә калды. Күкрәк астында туасы сабые тибенгән саен: «Нишләрмен сезнең белән?» дигән уй башыннан уза иде.

Лениза белән Руслан дачага дусларының туган көнен бәйрәм итәргә барганнар. 4 гаилә шашлык кыздырып, җырлап-биеп бәйрәм иткән. Әлбәттә, спиртлы эчемлекләр дә булган. Әмма бу компания артык эчеп, исерүчеләр түгел. Гел дусларын шаярулары белән көлдергән, күңелен ачкан Руслан мунчадан алпан-тилпән атлап чыкты, авызын кыегайтып көчкә сөйләште. «Карале, син исергәнсең бит», — дип көлешкән дуслары. «Син бит исерерлек эчмәдең дә, кыланасыңмы?» — дип караган хатыны. Барысы да Русланны һәрвакыттагыча шаяра дип уйлаган. Шуннан алар йокларга яткан, ә Руслан иртән тора алмаган. Аңа мунчада инсульт булган. Ә дуслары һәм хатыны инсульт билгеләре булуын аңламаган һәм вакытында ярдәм күрсәтелмәү сәбәпле, нәтиҗәсе дә аяныч булган.

Руслан бик озак хастаханәдә ята, хатыны өченчегә малай таба. Ә Руслан улы тууын аңлый да, белә дә торган хәлдә түгел. 37 яшьтә ул ятактан да тора, сөйләшә дә алмый. Ленизаны бала табу йортыннан үз энесе каршы ала, балаларны карарга әнисе һәм энесе килгәли. Ә кайнана улы, ягъни Ленизаның ире белән хастаханәдә була. Ленизаны күршеләре дә игътибарсыз калдырмый, икенче баласын балалар бакчасына илтәләр, алып кайталар. Балага 1 ай булганда Ленизаның ире өйгә кайта. Яңа гына бәбидән «котылган» яшь ханым ирен аякка бастыру чараларын эзли башлый, гел ашыгыч ярдәм чакыртып, тернәкләндерү курсларына йөртә. Ул утырып та тора алмый, аны яткан килеш каталка белән алып китәләр һәм кайтаралар. Руслан белештермичә кычкырып ята. Лениза күршеләрдән яхшысынмый, балалар куркышып бетә. «Болай булмый, балаларның психикасын бетерә. Ә син хәзер аяктан егыласың, балаларыгызны кем карар?» — дип кайнанасы улын үзенә алып китә.

Олы яшьтәге анага да типсә тимерне өзәрдәй улының бу хәлгә төшүен күрү бик авыр. Күпме кирәк, шулкадәр тәрбияләргә, массажын да ясарга әзер ул. Эх, әйтсен иде табиблар, «улыгызда өмет бар, йөреп китәчәк» дип, тик алар өметләндерми шул. Шуны белү йөрәкне телгәли.

Лениза иртән бер баласын мәктәпкә, икенчесен балалар бакчасына илтә дә, кечкенәсен күтәреп йөри торган бишеккә салып, ире янына китә. Ул шулай кайнанасын ял иттерә, юкса олы яшьтәге ханым да аяктан егылыр дип курка. Лениза кич кибеткә кереп, мәктәптән һәм балалар бакчасыннан улын алып фатирына кайта. Башта балаларын кертеп чыга, аннары азык тутырылган сумкаларын алып керә.

Ябык, кечкенә генә хатынга бик авыр, әмма ул йодрыкларын төйнәп ире белән бергә төзи башлаган йортны тизрәк өлгертү артыннан йөри башлый. Анда Руслан да яши алыр иде, күршеләргә комачауламас, балалар икенче катта яшәр, тавышын ишетмәс дип яңа туган сабыен кулына ала да төзелешне дәвам итте. Эшчеләр яллады, материалларга заказ бирде, барып эшләүчеләрне күзәтте, ярты ел дигәндә тәки әзер булды ул йорт. Лениза фатирын сатты да, тормыш йөген тарту урынын үзгәртте.

Гаилә дуслары, туганнары Русланны Германиягә дәваланырга алып барырга дип акча да җыйды, әмма андагы табиблар авыру тарихын күргәч, бу пациентны кабул итә алмауларын, өмет булмавын әйткән. Ничек кабул итәргә соң бу чынбарлыкны? Ул бит улы туганын да белмичә ята…

Бер хата аркасында яшь кеше берни белми ятакка калды. Эх, шул вакытта ашыгыч ярдәм чакыртып, хастаханәгә алып китсәләр… Мәңгелек үкенеч…

Лениза да өч бала белән авыр хәлгә калды, балалар вакытыннан алды үсте. Яшь ханым тәмам таушалды, өйдәге тынычсызлыктан алҗыды, кечкенә малаен балалар бакчасына биргәч эшкә чыккалап керергә булды. Киленнең хәлен кайнанасы аңлый иде, ул Руслан янына килеп торырга риза булды.

«Руслан белән бәхет йорты төзибез хыялландык. Төзеп бетереп күчтек, әмма мин шатлана алмыйм, чөнки Русланга кайда ятуы да бер. Диңгезгә дә җыена алмыйм, кызыгы юк. Тәмам төшенкелеккә бирелүдән муеныма килеп сарылган өч балам тотып тора. Аңлыйсыңмы, дустым, Руслан беркайчан да утырмаячак та, мин нәрсә әйткәнне аңламаячак һәм нәни улы тууын да белмәячәк», — диде ул дустының аны бераз уйларыннан арындыру өчен кафега чакыруына җавап итеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100