news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер йортта бер кичтә дүрт авылдаш үлгән

Дус ир-атлар агуланып үлгән дип фаразлыйлар.

news_top
Бер йортта бер кичтә дүрт авылдаш үлгән

19 гыйнварда Мордовиянең Атяшевский районындагы Козловка авылында бер йортта дүрт ир-ат мәете табыла. Мордовия буенча Тикшерү комитеты идарәсе фаҗига турында аңлатма биргән/ Бу турыда биредәге матбугат чаралары хәбәр итте.

58 яшьлек йорт хуҗасы, fның 37 дән 58 яшькә кадәрге дуслары һәлак булган. Алар Крещение бәйрәм иткән. Мәетләрне йортка килеп кергән күрше хатыны күреп алган.

Авылдашларның мәетләрендә көчләп үтерү эзләре ачыкланмаган. Башлангыч версия буенча, ир-атлар исле газ белән агуланып үлгән булуы ихтимал. Үлемнең төгәл сәбәбе судмедэскпертизадан соң билгеле булачак, диелгән Россия Тикшерү комитетының Мордовия буенча идарәсе сайтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар