Бер йортта алты мәет: әби, бабай һәм кунарга килгән дүрт бала ис тиеп үлгән
Бер йортта алты мәет: әби, бабай һәм кунарга килгән дүрт бала ис тиеп үлгән
Кемерово өлкәсендәге Киселевск шәһәрендә алты кеше, шул исәптән дүрт бала ис тиеп агуланып үлгән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Киселевск шәһәрендә бердәм диспетчерлык хезмәте вәкиле Ольга Арнаутовага сылтама белән хәбәр итте.
«Иртәнге 8.45 сәгатьтә ашыгыч ярдәмгә хәбәр килде. Мич белән ягыла торган шәхси йортта фаҗига булды. Биредә янгын булмаган. Кешеләр ис тиеп үлгән булуы ихтимал», — дип аңлаткан Арнаутова.
«5 апрельдә 9.30 сәгатьтә Киселевск шәһәрендә алты кеше мәете табылу турында хәбәр килде. Башлангыч версия буенча, әти белән әни кеше дүрт баласын әбисе белән бабасы янына кунарга илтә. Алар үз өйләрендә мич морҗасын чистартырга җыена. Шуңа күрә балаларны әбиләренә илтеп куялар. Иртән балаларын алырга килгәч, өйдә алты кеше мәетен табалар», диелгән Кемерово буенча Тикшерү комитеты сайтында.
Фаҗигадә үлгән балаларга өч яшьтән 13 яшькә кадәр, әби белән бабайга 81 яшь булган, дип хәбәр итә «Вести» каналы.