Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер йокысыз төн куркыныч авыру китереп чыгарырга мөмкин?

Хәтта бер төн йокысызлык киләчәктә диабет барлыкка килүенә сәбәпче була ала, дип исбатлаган Япония галимнәре.

news_top_970_100
Бер йокысыз төн куркыныч авыру китереп чыгарырга мөмкин?

Бер йокысыз төн аркасында организмда глюкоза эшләп чыгару һәм инсулинны эшкәртү функциясе үзгәрергә мөмкин. Моның нәтиҗәсендә бавыр стеатозы һәм 2нче типтагы шикәр диабеты барлыкка килергә мөмкин. Бу фактларны Тохо университеты галимнәре раслаган, дип яза РИА Новости.

Йокылары туймаган кешеләрнең күп ашавы, аз хәрәкәтләнүе һәм диабетның 2нче төреннән ешрак интегүләре мәгълүм. Галимнәр организмның глюкозаны эшкәртү сәләте ашауга гына түгел, йокысызлыкка да бәйле түгел микән, дигән сорауга җавап эзләгәннәр. Алар тычканнардан ике төркем булдырып, бер төркемне төн саен алты сәгать дәвамында йоклатмыйча тоткан, ә икенче төркемгә йокларга мөмкинлек биргән. Ике төркемдә дә тычканнарга майлы ризык һәм баллы су бирелгән.

Беренче төн үтүгә үк, йокламаган тычканнарның канында глюкоза һәм майлы триглицеридлар микъдарының, йокылары туйган тычканнарныкы белән чагыштырганда, күбрәк булуы ачыкланган.

Триглецеридларның күп булуын инсулинга резистентлык белән бәйлиләр, бу турыдан-туры диабетның икенче төрен китереп чыгарырга сәбәп була ала, ди галимнәр. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100