news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бер җылы сүз бәхет китерә» – Вадим Захаров ятим балаларга бәйрәм ясаган

news_top

Вадим Захаров үзенең дуслары белән Дербышки бистәсендәге ятим балалар йортында концерт куйган һәм сабыйларга өстәлләр әзерләп, сыйлы-җырлы зур бәйрәм оештырган.

«Һәр ел саен матур традиция буенча, без Илсур абый һәм дусларым белән бирегә җыелып, балалар өчен бәйрәм оештырабыз.

Мондый очрашулар балаларга чиксез шатлык, күңелле мизгелләр һәм онытылмаслык хисләр бүләк итә. Аларның йөзләрендә елмаю күрү, күзләрендә бәхет очкыннарын тою – үзе зур сөенеч! Кадерле дуслар, әгәр сезнең дә вакытыгыз һәм мөмкинлегегез булса, бу балаларга шатлык бүләк итегез. Кайвакыт бер җылы сүз, игътибар, бергә үткәрелгән вакыт зур бәхет китерә», – дип, матур чарадан видеолар белән уртаклаша артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар