Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер яшьлек сабый анасы белән атасының мәетләре янында ятып торган

news_top_970_100
Бер яшьлек сабый анасы белән атасының мәетләре янында ятып торган
https://pixabay.com/

Түбән Тагилның Малая Лая авылында 52 яшьлек Андрей Г. һәм аның белән яши торган хатыны - 40 яшьлек Олеся З. мәете табылган. Ир белән хатынны 3 майда иртә белән күреп алганнар. Өйдә мәетләр янында "Сайга" кыскартылган мылтыгы да була. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

Өй хуҗасы моңа кадәр ике тапкыр урлау өчен хөкем ителгән. Аның белән яши торган хатын да җаваплылыкка тартылган булган. 

"Бирегә Андрейның элеккеге хатыны килгән, тик өй ишеге ябык булган. Хатын туганнарын чакырган, алар өйгә керергә булышкан. Аш бүлмәсе идәнендә ир белән хатын мәете яткан. Хатынның башында мылтыктан аткан ядрә эзе була. Алар янында мәрхүмнәрнең бер яшьлек баласы ятып тора", - дип сөйләгән сайт чыганагы.

Җинаять эше ачылган. Андрейның туганнары фикеренчә, ул башта хатынын атып үтергән. Аннары үзенә дә кул салган. 

"2020 елда аларның уллары туды. Олесяның торыр урыны да, акчасы да юк иде. Ул әтигә гел янады - барысын да үзенә тартып алу белән куркытты. Безнеңчә, алар икесе дә исерек булган. Балага зыян килә дип курыктык. Карабин аңа күршесеннән калды, күрше өч ел элек үлде", - дип сөйли Андрейның олы улы.

Ятим калган нәни баланы әнисе ягыннан абыйсына биргәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100