Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер яшьлек кыз бала кадаклар йоткан

news_top_970_100

Башкортстанда 1 яшьлек кыз бала кадаклар йоткан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Уфаның 17нче балалар клиник хастаханәсенә 1 яшьлек кыз баланы китерәләр. Туганнары сүзләренчә, аның тизәгендә чит предметлар – 0,4 см диаметрлы 2 боҗра табыла.

Табиблар балага рентгенография ясый. Аның корсак куышлыгында озынча формадагы чит предмет күренә.

Сабыйны хастаханәдә күзәтергә карар кылалар. Каты ризык ашатырга кушыла. Икенче тәүлектә баланың тизәгендә тагын 2 чит предмет табыла. Болар – цинкланган 2 кадак булып чыга.

Бәхеткә, сабыйга операция ясарга кирәк булмый. Икенче тәүлектә аны хастаханәдән өенә кайтарып җибәрәләр.

«Кызганычка, нәни балалар, әйләнә-тирәлекне танып белү вакытында, еш кына авызына вак предметларны ала. Бу – орлыклар, тәңкәләр, конструктор детальләре, заколка, кулон ише әйберләр һәм башкалар. Куркыныч әйберләрнең берсе – дисклы батарейкалар. Үңәч, ашказаны сыеклыгы тәэсирендә, алар җимерелә башлый, эчендәге матдәләр организмга чыга, бала агуланырга мөмкин. Өстәвенә, батарейкалар лайлалы тышчаларның электрик һәм термик пешүен китереп чыгарырга мөмкин.

Игътибарлы булыгыз, нәни балаларны ялгызын гына яки бераз гына олырак апа-абыйлары белән калдырмагыз. Алар, уйнаган чакта, нәни балаларга кирәкмәгән берәр нәрсә «ашатырга» мөмкин.

Куркыныч предметларны күренә торган урында калдырмагыз. Бала кисәк кенә йөткерә башласа, сулыш алуы кыенлашса, косарга тотынса, табибка мөрәҗәгать итегез», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100