news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер яшьлек бала снюс пакетын йоткан – сабый авыр хәлдә

news_top

Уфа шәһәрендә 1 яшьлек бала снюс пакетын йоткан. Хәзер аның гомере өчен табиблар көрәшә, дип яза «SHOT» телеграмм-каналы.

9 апрельдә Ксения һәм аның егете оныгын вакытлыча караучы әбисе янына кунакка кергән. Кыз әбисенә «перевязка» ясарга киткән, ә бу вакытта бала белән аның егете калган.

Моңа кадәр ул кесәсеннән чәйни торган тәмәке салынган тартманы чыгарып, комод өстенә куйган. Тартмадан бер пакет идәнгә төшкән, һәм аны сабый күреп алган да авызына капкан.

Баланы шунда ук реанимациягә алып киткәннәр, хәзер ул табиблар күзәтүе астында. Малай авыр хәлдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар