Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер яшьлек улын буып үтереп, ишегалдында күмеп куйган хатынны хөкем итәләр

Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә яшәүче хатынны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

news_top_970_100
Бер яшьлек улын буып үтереп, ишегалдында күмеп куйган хатынны хөкем итәләр
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Башкортстан Югары суды Дүртөйле шәһәрендә яшәүче 28 яшьлек Юлиягә карата эшне тикшерә башлады. Ул үзенең бер яшьлек улын буып үтереп, ишегалдында җиргә күмеп куйган. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

«Вести» тапшыруы хәбәрчесе җинаятьтә шикләнелүче хатын белән аралашкан. Юлия күзләреннән яшен сөртә, ул нервылана. Аңа хәзер гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү яный, дип сөйли канал хәбәрчесе.

Юлия тикшерүчеләр белән дә аралашырга теләми. Ул башта улын югалды дип сөйли. Имеш, төн уртасында бала юкка чыкан. Бер яшьлек малай һәм биш яшьлек кызның анасы ике тәүлек буена дәшми йөри, ул гаебен танырга да җыенмый. Бу вакытта исә баланы йөзләп кеше эзли, коткаручылар, полиция хезмәткәрләре, волонтерлар, күршеләре эзләшә.

Коткаручылар бала суга баткан дип шикләнә. Авылдагы буадан суны җибәреп, елга төбен дә эзләп чыгалар.

Тикшерү комитеты криминалистлары психолог ролен башкарып, җинаятьче анадан дөрес күрсәтмәләр алуга ирешә.

Тикшерү төшергән кадрларда Юлия үзе үтергән баласы белән хушлашуын, яшереп кенә ишегалдында күмеп куюын сөйли. Әлеге сүзләрне ишеткәч, тикшерүчеләр бу хатын акылындамы икән дип шикләнәләр. Тик экспертиза аның үз акылында булуын раслый. Ул барысын да белеп эшләгән.

Баласын үтергән ананы адвокаттан кала беркем дә якларга теләми. Суд процессына баланың биологик атасы гына килгән. Ул бу җинаять эшендә зыян күрүче буларак чыгыш ясый. Аның балаларының әтиләре дә төрле. Юлиянең икенче бер сөйгәне кызын үзенә алып китеп торган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100