Бер яшьлек улы белән ата кеше юкка чыккан
Татарстанда бер яшьлек бала һәм аның әтисен эзлиләр. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
![Бер яшьлек улы белән ата кеше юкка чыккан](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/10/3/33f7ec6e8edd119097d1ff5a8ebb2e51b75bbd84b3c2131d6212a02441d6.jpg)
Яшел Үзәндә суд приставлары бүлегендә баланы атадан йолып алу буенча эш алып барылган. 32 яшьлек ир-ат бер яшьлек улы белән юкка чыккан. Әти кеше, улын бирмәс өчен качып киткән дип фаразлана. Ир-атны теркәлгән урыны буенча да, ир-ат булырга мөмкин булган башка җирдән дә эзләп караганнар, тик нәтиҗәсе булмаган.
Бала карап торышка 1 – 1,5 яшь тирәсендә, буе 94 – 106 сантиметр, чәчләре аксыл, күзләре коңгырт, колаклары бераз тырпает тора.
Ир-атка тышкы кыяфәтенә карап 30 – 35 яшь тирәсе биреп була, буе 170 – 175 сантиметр, уртача гәүдәле, коңгырт күзле, чәче алынган, кыска сакаллы, аксыл-коңгырт мыеклы. Р969КМ номерлы кара “Опель Инсигния” машинасында хәрәкәт итәргә мөмкин. Ир-баланың әнисе сүзләренә караганда, 19 сентябрьдә ир-ат үз автомобилендә Ульяновск ягына чыгып киткән.
Әлеге кешеләр турында берәр мәгълүматы булганнарның 8 (843) 221 38 26, 8 937 284 71 19 телефоннары аша хәбәр итүләре сорала.